Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валерий Шрыков: Гүзәл белән кабен койдырдык

Мамадыш районының Шәдче авылы җирлеге башлыгы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Валерий Шрыков күптән түгел гомер бәйрәмен – 50 яшьлек юбилеен билгеләп узды

 Танылган карендәшебезнең тормышы белән кызыксынуыбызга каршы, үз хезмәтен һәм иҗатын бергә үреп алып баручы бу шәхестән эчкерсез җаваплар ишеттек. Валерий ШРЫКОВ сөйләгәннәрне газета укучыларыбызга да җиткерәбез.

 

– Ару гына яшәп ятасызмы, Валерий Васильевич? Тормышыгызда нинди яңалыклар бар?

– Аллага шөкер, ару гына яшәп ятабыз. Менә күптән түгел иллене дә тутырдык. Әлегә якыннарым-туганнарым белән генә билгеләп уздым. Ел дәвамында, насыйп булса, туган авылымда иҗат кичәмне уздырырга планнар бар. Гомумән, шатлыклы яңалыкларым шәхси тормышымда байтак: өч улымның икесе башлы-күзле булды. Олы малаем Игорь онык бүләк итте, уртанчысы да тиздән безне онык белән сөендерәчәк.

– Сез ни өчен иҗат юлын сайламадыгыз?

– Дөрестән дә, яшьтән үк җыр сәнгатенә гашыйк мин. Киләчәк тормышымны да сәхнә белән бәйләргә уйлаган идем. Шуңа күрә, 10 класс тәмамлагач, Казан мәдәният институтының режиссура бүлегенә имтиханнар тапшырдым. Иң кызыгы, имтиханнарны “биш”легә генә бирсәм дә, документларымны алып, башка уку йортына кердем. Казан кооператив техникумын, аннары кооператив институт тәмамладым.

– Ә ни өчен авылда төпләнеп калырга уйладыгыз?

– Әти-әни хакына. Алар мине авылга кайтмас дип борчылдылар. Мине әнием 45 яшьтә тапкан, унынчы бала мин. Ә төпчек малай авылда калырга тиеш, дигән язылмаган закон бар. Шуңа күрә мин бу йоланы үтәдем, дип әйтсәк тә була, әти-әнине соңгы соңгы юлга озатканчы тәрбияләп яшәдек.

– Тормышыгызны татар кызы белән бәйләгәнсез. Хатыныгыз Гүзәл сезне кайсы ягы белән үзенә каратты?

– Гүзәл – күрше керәшен авылында туып-үскән кыз. Алар гаиләдә өч кыз: Гүзәл, Гөлнур, Роза. Бүгенге көндә өчесе дә башлы-күзлеләр, үз семьялары белән торалар. Аның әтисе Илдус татар иде (кызганыч, бик иртә үлеп китте), әнисе Зоя исемле. Шуңа күрә алар кызларына сайлау мөмкинлеге биргәннәр. Кечкенәдән үк, “керәшен кешесенә чыксагыз, православие динен кабул итәрсез, мөселман кешесенә чыксагыз, исламны кабул итәрсез”, дип әйтеп үстергәннәр. Ул мине сайлады, мин – аны. Бүгенге көнгә кадәр матур гына яшәп киләбез. Алдан сүз куешканча, өйләнешүгә үк, Гүзәл чиркәүгә барып чумылды, кабен койдырдык. Хәзер ул – правослаие динендә, йола-гадәтләрне белә, чиркәүгә йөри.

Шунысы кызык, Гүзәл белән без 4-10 классларда Шәдче мәктәбендә укыдык, ләкин бер-беребезне якыннан белмәдек. Мин Шәдче авылы мәдәният йортында ике ел художник-оформитель булып эшләп алдым. Ә Гүзәлнең пединституттан практикага кайткан чагы иде. Шул вакытта якыннан таныштык, ике ел йөрдек һәм Гүзәл укуын тәмамлагач, гаилә кордык. Гүзәл ул бик акыллы, бик булган, тырыш кеше.

– Катнаш гаиләләрдә очрый торган өч төп каршылык?

– Шәхсән, безнең гаиләдә каршылыклар юк, ә менә башкалар язмышында очрый. Иң беренче чиратта, мөселман кешесе никах укытырга тели, керәшеннәр исә чиркәүгә алып бара. Аннары инде бала тугач тагын проблема туа. Хәтта үлгәч тә проблемалар бетми. Кайсы зиратка җирләргә дип тә сүзгә килергә мөмкиннәр бит. Шөкер, ике малаемның да хатыннары – керәшен, гөрләтеп яшәп яталар!

– Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?

– Бөтен сыйфатларын да гафу итеп буладыр. Хатын-кызның эше күп бит, кайбер вакыт ашарга пешереп тә өлгермәскә мөмкин. Мондый хәлләрне генә кичерәсең инде. Ә менә ялкаулыкны гафу итеп булмый.

– Хатыныгыз сезне нинди очракларда тәнкыйтьли?

Мин башта 9 елга якын бухгалтер булып эшләдем, соңгы елларда исә авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкарам. Тәүлекнең күп вакыты кеше арасында үтә, өйгә кайтып кергәнем дә юк. Менә шул хәл ошап бетми инде хатыныма, һәрвакыт тәнкыйть утында тота.

– Яшьлекне кайтарып булса, 18 яшьлек Валерийга сез нинди киңәш бирер идегез?

Ни дисәң дә, эчтә калган үпкәләр юк түгел. Иҗат белән яшәгәнгә күрә, тормышымны шул өлкә белән бәйләр идем. “Тукта әле, үзем өчен яшим бит. Әйдә, Валерий, укып бетер әле культура институтын!” – дип әйтер идем үземә. Әти-әниемне, барыбер, ташламас идем һәм ташламадым да бит. Шулай да мин бүген дә әле, вакыт табылган саен, иҗат белән шөгыльләнергә тырышам.

 

Әңгәмәдәш – Олеся ДМИТРИЕВА.

Фотода: Шрыковлар гаиләсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев