Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валерий Манкушевның "Нократ дулкыннары" дигән китабы дөнья күрде

Китапка туган якка багышланган шигырьләр һәм җырлар кергән

Яр Чаллы шәһәреннән автор-башкаручы Валерий Манкушев "Нократ дулкыннарында" дип аталган шигырьләр китабы чыгарган. Бу җыентыкка Валерий Манкушевның туган якка мәхәббәт тулы шигырьләре һәм җырлары тупланган.

Валерий Манкушев тумышы белән Мамадыш районының Колышчы авылыннан. Кечкенәдән матур итеп җырлый. Хәзерге вакытта Валерий Михайлович Чаллыдагы “Технотрон” сәүдә фирмасында эшли. Шул ук вакытта, сәхнәдән дә аерылып торганы юк.

Мамадыш районындагы туган авылы Колышчы мәктәбенең беренче классында укыганда ук, Валерийның  матур җырлавына укытучысы Василий Шадрин һәм клуб мөдире Нәсимә Апушева игътибар итеп, бәйрәм концертларында җырлата башлаганнар. Аның беренче “гастрольләр”е  1970 һәм 1971 елларда күрше Түбән Сөн авылында булган, андагы смотр-концертларда осталыгын күрсәтеп, истәлекле бүләкләр алган кечкенә артист.

Мамадыштагы 21нче һөнәри-техник училищеда алган белгечлеге буенча “Камский” леспромхозында автослесарь булып эшләгәндә дә, Рязань өлкәсендәге тимер юл гаскәрләрендә солдат хезмәтен узганда да җырдан аерылмаган Валерий. Армиядә  башлап җырлаучы (запевала) буларак танылган рядовой Манкушевка, “дембель”гә китәр вакыты җиткәч, командирлары консерваториягә укырга барырга тәкъдим итеп, юллама бирмәкче булганнар.

– Ул чагында риза булмадым, хәзер кайвакыт үкенеп тә куям. Җырчы Зөфәр Билалов армиядән соң консерваториягә шулай кергән. Бәлки, минем дә барып чыккан булыр иде, – ди Валерий.

Хәрби хезмәттән соң ул туганнары янына Пермьгә китеп, шундагы авиация заводында рус халык хорында җырлый. Әмма туган якны сагынуы үзенекен итә. Колышчыга кайтып, электән таныш булган күрше Урманчы авылы кызы Любага өйләнә егет. Яшь гаилә Чаллы шәһәренә күченә. Валерий Круглое Поле тимер юл станциясенә юл монтеры булып  урнаша. Дөньяның астын өскә китергән туксанынчы елларда базар сәүдәсе белән шөгыльләнергә дә туры килә аңа. Хәзерге вакытта Валерий Михайлович Чаллыдагы “Технотрон” сәүдә фирмасында эшли. Шул ук вакытта, сәхнәдән дә аерылып торганы юк.

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/professional-yrchy-bula-alyr-ide

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев