Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Валентинка", чәчәк бәйләме яки уенчык "мишка": карендәшләребез Гашыйклар көнендә нинди бүләкләр ала

Карендәшләребез Изге Валентин көнендә алган бүләкләре турында сөйләделәр

14 февраль – Гашыйклар көнне. Икенче төрле аны Изге Валентин көне дип тә атыйлар. Изге Валентин көнендә парлар бер-берсенә бүләкләр бирәләр, мәхәббәтләрен аңлаталар... Карендәшләребезнең бу бәйрәмгә мөнәсәбәтләре нинди? Гашыйклар көненә бүләкләр әзерлиләрме?

Римма Никитина, җырчы:

– Гашыйклар көненә карашым уңай. Бу көн сөйгән ярыңа мәхәббәт аңлату өчен тагын бер мөмкинлек кенә бирә. Монда бернинди начар нәрсә дә күрмим. Гашыйклар көнендә үземнән дә зуррак уенчык "мишка" биргәннәре бар. Шуны көчкә өстерәп кайттым. Ярым булганда бүләкләр әзерли идем. Быел беркемгә дә бүләк әзерләмәдем.

Галина Константинова, Мамадыш районы:

– Минем 14 февраль көненә әллә ни исем китми. Тарихын белгәч, бигрәк тә. Гашыйклар көнен билгеләп үтү начар түгел, әлбәттә. Ләкин тугрылык, мәхәббәт көне – Петр һәм Феврония көне булсын иде ул. 8 июльдә була торган бәйрәм. Минем үземә 8 март белән 23 февраль бәйрәмнәре ошый. 8 мартта бирелгән бүләкне җитдирәк итеп кабул итәм. Үз бүләгемне дә Ватанны саклаучылар көнендә бирергә яратам. Гашыйклар көнендә үземә чәчәк бүләк иткәннәре бар. “На всякий случай” дигән кебек, уңайсыз хәлдә калмас өчен генә йөрәк рәсеме төшерелгән берәр сувенир алып куям инде.

Ясмин (Светлана Минеева), җырчы:

– Минем өчен һәрбер көн гашыйклар көне кебек. Кеше гашыйк булып яшәргә тиеш. Бераз гына гашыйк булу да – бәхет. Төнге уникеләрдә җир шарының икенче почмагында яшәүче тамашачымнан чәчәк бәйләме алганым бар. Чәчәк бәйләмен юллаучы Лондонда яши иде.

Вадим Захаров, җырчы:

– 14 февральне бәйрәм дип санамыйм. Тарихка ышансаң, зәңгәрләр бәйрәме. Ә бүләкләргә килгәндә, без хатыным белән бер-беребез өчен бүләк.

Людмила Хабибуллина, укучыбыз:

– Мондый бәйрәмнәр сату тармаклары өчен бик отышлыдыр. Гашыйк булган, яраткан кешегә һәр көн бүләктер, аерым көне була алмыйдыр.

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев