Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валентина Сурнаева: «Үземне, якыннарымны газета битләрендә күрү сөендерә»

Кайбыч районының Соравыл авылында яшәүче Валентина Сурнаева «Туганайлар» газетасы турында фикерләрен җиткерде.

Валентина Сурнаева инде «Туганайлар» газетасын чыга башлаганнан бирле алдыра.

«Үзебезнең керәшен газетасын озак еллардан бирле бик яратып укыйм. Ул хисләребезне, йола-гадәтләребезне, күренекле язучыларны, укытучыларны, артистларны, гади халкыбыз турында да язмалар әзерли. Бәйрәмнәребез, тарихыбыз турындагы язмаларны кызыксынып укыйм. Үземне дә, якыннарымны, танышларымны газета битләрендә күреп сөенәм. Газета редакциясе коллективы басманы тагын да кызыклырак һәм эчтәлеклерәк итү өчен укучылар фикеренә дә колак сала. Социаль челтәр битләрендә төрле сораштырулар үткәрә, бу миңа ошый, һәрвакыт җавап бирергә тырышам», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев