Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валентина Сурнаева: “Илебез азатлыгы өчен көрәшкән якташларыбыз онытылмасын иде”

Кайбыч районындагы Соравыл авылының күп функцияле үзәге фойесында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган күргәзмә әзерләнгән

Авылда китапханәче һәм клуб мөдире булып эшләүче Валентина Сурнаева күргәзмәне кызыксынып караучылар күп булуы, аның ел саен оештырылуы, мәгълүматларның арта баруы хакында сөйләде.
– Әлеге күргәзмәгә куелган китапларда һәм альбомнарда Бөек Ватан сугышында катнашкан Соравыл авылы халкы турындагы мәгълүмат һәм фотолар урын алган. Авылдашларыбыз – Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Павловның һәм Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, бүгенге көндә Мәскәүдә гомер итүче генерал-полковник Владимир Макаровның хәрби формасы да урын алды. Мондый күргәзмәне ел саен оештырам. Хәзерге һәм киләчәк буынның илебез азатлыгы өчен көрәшкән якташларыбызны белүен, хәтерләвен, онытмавын телим, – диде Валентина Анатолиевна.
Күргәзмәне әзерләүдә авылдашлары да зур өлеш керткән. Курчак-санитаркага костюмны оста куллы Галина Чернова тегеп биргән. Бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче авылдашлары Валерий Каргин сугышта катнашкан бабасы Василий Осиповка багышлап ясаган альбомын биргән. Әсирлектә үлгән Илья Михайлов турында мәгълүматлар табуда ярдәм иткән. Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче авылдашлары, Россия Хәрби-Һава көчләре баш инженеры, Россиянең мактаулы радисты полковник Влас Моряков Соравыл авылына кагылышлы “Якташларыбыз Бөек Ватан сугышында” дип исемләнгән, альбом бүләк иткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев