Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валентина Максимованың “Питрау бәйрәме”нә багышлап ясаган панносы

Мамадыш районының Колышчы авылында яшәүче һәвәскәр этнограф Валентина Максимова бу җәйдә үзенең “Тамагалар” сериясеннән “Питрау бәйрәме” дип аталган панно эшләде

Оста бу паннода галим Геннадий Макаров экспедиция вакытында барлаган тамгаларны кулланган. Валентина Петровна әлеге хезмәтенә аңлатма бирде:
– Панноның фоны төрле төсле шакмаклы тукымалардан җыелды. Бу – бәйрәм мәйданын – җыенны аңлата. Җыен уртасында керәшеннәрнең иң төп тамгасы – кояш төшерелгән. Кояш тирәли керәшеннәрнең төрле ыру тамгаларын урнаштырдым. Алар бәйрәмгә килгән халыкны символлаштыра. Панноның кырларын бистәр белән бизәдем. Ул Питрауны, чиркәү календаре буенча 12 июльдә оештырылса да, борынгыдан, мәҗүсилектән килгән халык бәйрәме икәнен күрсәтә. Панноны агач таякка элеп куеп, без, керәшеннәрнең – тату, тыйнак һәм җир халыклары икәнен искәрттем. Панноның өстендә эзәр эленеп тора. Эзәр – керәшен киеменең иң төп элементы. Керәшеннәр аны саклавыч буларак та кулланганнар, эзәрсез урамга да чыкмаганнар. Панноның аскы өлеше тәңкәләр белән бизәлгән. Керәшеннәр элек мәҗүсилектә булганнар, тәңкәләр шуңа ишарә ясый. Керәшеннәр җирдә эшләгәннәр – сукалаганнар, чәчкәннәр, урганнар. Шуның өчен панноның аскы өлешен махсус чачак белән бизәдем. Чачаклар аска – җиргә таба карап тора. Бу – безнең әле дә җир белән нык бәйле булуыбызны күрсәтә”, – дип сөйләде Валентина Максимова.
Валентина Петровна үзенең борынгы тамга-бизәкләр төшерелгән этник картиналары белән Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге бинасын да бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев