Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валентина Максимова: “Тарихка һәм дингә игътибар ителсен”

Катнашучыларның II керәшен марафоны турында фикерләре нинди?

Телемә «арумы» сүзе керде
Cәрия НУРИЕВА, Башкортстанда яши:


— Марафондагы һәр яңалык миңа үзгә. Катнашуымның да берничә сәбәбе бар. Беренчесе — шагыйрь Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов). Иҗатын укып, рәхәтлек, тынычлык алам. Шигъри сөйләме миңа ошый. Икенчесе, Зәй якларыннан булган укытучыларымны эзли идем, таптым бит. Өченчедән, яңа танышлар табу да зур бәхет. Һәркемнең үз милли азыгы булган кебек, керәшеннәр белән бездә дә туганлык җепләре бардыр дип беләм. Нинди халык булуына карамастан, кешелеклелек сыйфатларына өстенлек бирәм, шулар турында уйланам. Марафон дәвамлы булсын иде. Кызыксынган мәсьәләләр яктыртылу белән бергә, яңа табышлар, иҗади аһәң таптым үземә. Телемә кергән «арумы» сүзе дә, бәйрәм үрнәкләре дә йөрәккә ятышлы биредә. Иҗат әһелләре, журналистлар, укытучылар темасын да хуплап, киләчәген күрәсем килә. 

«Буш сандык» белән катнашмадым
Гөлшат ВӘЛИЕВА, Лениногорск районының Зәй-Каратай авылы:


— Ничә еллар инде әдәби марафонда катнашам, шундагы дусларымның "страничка«ларына кергәлим. Шундыйларның берсендә күрдем дә, үзем дә керәшен марафонында да катнашырга уйладым. Якташым Григорий Родионовның иҗатын яратам, әдәби марафонга да аның әсәрләреннән өзекләр куйдым. «Туганайлар» газетасы сайты белән электән таныш, ел саен курсташ кызларым «Кряшен чибяре» өчен тавыш бирергә чакыра, быел менә үзем дә кушылдым. Керәшеннәрнең тормыш-көнкүреше белән танышып бару ошый. Киләсе марафонда катнашу өчен, башка керәшен авторларының язмаларын укуымны дәвам итәрмен. Курсташ кызым, Зәй районы Әхмәт авылыннан, керәшен кызы Галя Данилова (Краснова). Аның белән студент чаклардан ук дус булып, бер беребезгә кунакка кайткалап йөрдек, хәзер дә дуслыгыбыз дәвам итә, елга бер тапкыр булса да Казанда очрашкалап торабыз, былтыр менә барыбызны да үзләренә Питрауга чакырып кунак итте. Шулай итеп, «буш сандык» белән катнашып китмәдем марафонда. Узган Питрауны искә төшереп фотолар белән бүлешергә дә җай чыкты. Людмила Аланлы белән таныштым. Аралашабыз, бер шәһәрдә яшибез. 

Керәшен язучыларын белдек
Александра САФИНА, Зәй районының Кабан-Бастырык авылы:


— Марафонда катнашып бик күп керәшен язучыларын белдек, тарихыбыз белән таныштык. Карендәшләребез арасында шигърият яратучылар, иҗат итүчеләр күп икән. Бер гасыр элек, үзенчәлекле керәшен сүзләре, традицияләре белән иҗат иткән шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдык. Авыллар тарихы язылган берничә китап та тәкъдим ителде. Бик сөенәм кушылуыма. Кызыклы проект, киләчәктә дә дәвам итсен, дигән теләктә калам. 

Артистларны да уздыралар
Ольга ДОЛГОВА, Зәй районының Якты Күл авылы:


— Яр Чаллы шәһәрендә гомер итәм. Лаеклы ялга чыкканчы балалар китапханәсендә эшләдем. Китаплар укырга яратам. «Туганайлар» газетасын көтеп алам. Марафонда беренче тапкыр катнаштым. Тема миңа таныш, китапханәдән китаплар алып укып, ВКонтактедагы битемә куеп бардым. Карендәшләребез арасында шундый күп талант ияләре барлыгына сөендем. Марафончыларның видеоларын карап, артистларны да уздыралар дип сокландым. Керәшен язучыларын, геройларны белеп бетермәгәнмен. Китапханәләрдә керәшен язучыларының китаплары аз. Киләчәктә артыр дигән өмет бар. Марафонны оештыру кирәкле гамәл дип саныйм. Алга таба да уңышлар теләп калам.

Кукмарада керәшеннәр яшәмимени?!
Раиса ГЕРАСИМОВА, Кукмара районының Кызыл Тау авылы: 


— Менә, икенче марафон да тәмамланды, 21көн сизелмичә узды да китте. Шушы 21 көндә күпме яңа дуслар таптык, күпме җылы сүзләр кабул иттек.

Бу марафонда да бик теләп катнаштым. Мин катнашмасам, Кукмара районыннан бер катнашучы да булмас иде бит. Кукмарада керәшеннәр яшәмимени?! Әнә бит, Мамадыш һәм Мөслим районнарыннан никадәр кеше катнашты. Дөрес, мин үземнең шигырьләрем белән катнаштым. «Көзләремә кереп барышым» дигән китабымда 60 шигырем басылды, бу марафонда шуның 30ын кулландым. Кайсын күчереп яздым, кайсын видео итеп төшердем, кайберләреннән өзекләр куйдым. Дусларым, сез миндә ышаныч, өмет уятасыз. Бер башлаган эш дәвамы булсын иде, алга таба да шигырьләр туып торсын, бәйгеләрдә, марафоннарда катнашып, сөенеп яшәргә язсын. 

Тарихка һәм дингә игътибар ителсен
Марафонны күзәтеп баручылар да шактый булды, алар комментрийлар яздылар, лайклар куйдылар. Шундыйларның берсе — Мамадыш районының Колышчы авылыннан Валентина МАКСИМОВА:

— Марафонны күзәтеп бардым, күп кенә язмаларны кызыксынып укыдым. Кызыксынучан, эзләүчән кеше буларак, үзем өчен әллә ни зур ачышлар ясый алмадым. Шулай да, Марина Казанцеваның үз дәдәсе иҗаты белән таныштыруы; без җырчы булаарк белгән асыл затыбыз Георгий Ибушевның Микулай поэмасын укып, видео итеп куйган Галина Михайлованың язмалары; Елена Данилованың искиткеч оста язылган үз шигырьләрен куюы аеруча ошады. 

Марафон барышында безнең керәшеннәр тарихыбызны, этнографияне бик үк белеп бетермиләр һәм моның белән кызыксынмыйлар да дигән күңелсезрәк нәтиҗәгә килдем. Чөнки, аз булса да бу хакта язылган китапларыбыз бар, ә алардан бер генә мәгълүмат тә куелмады. Ураза вакыты булгач, Евангелиедән алынган язмалар көткән идем. Аны без һәрвакыт кул астыбызда тотып, укып торырга тиешбез. Аны укыган саен күпме ачыш ясар идек үзебез өчен. Беренче тапкыр укыганда аңлашылып бетмәгән нәрсәләргә, икенче укыганда күбрәк төшенәсең ул мәңгелек изге кенәгәдә. 

Чиркәү, священникларыбыз ярдәмендә, керәшеннәргә багышланган кенәгәләр чыкты, шулай ук, керәшен оешмасыннан китап бастырылды. Әллә алар халыкка барып җитми, әллә халык кызыксынмый, алардан алынган язмалар да күренмәде. Юкса, «Туганайлар» газетасында һәр чыккан китап турында яңалыклар яктыртылып бара. Теләгән кешегә боларны табарга була. 
Үз авыл кешеләренең, үз туганнарының, үзләренең иҗатын күрсәткән кешеләргә чын күңелдән сөендем. Берәүне дә гаеплисем килми, 60ка якын кешенең марафонга тартылуы — үзе зур бәхет. Алар барысы да молодцы! Әле киләсе марафоннар өчен дә керәшеннәрдә темалар җитәрлек, дәвамы булыр дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев