Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валентина Максимова: “Фольклор ансамбльләре җыр-бию генә түгел, милли традицион киемебезне дә халыкка чыгарырга тиеш”

Керәшеннең милли киеме турында күптәннән сөйлибез, язабыз. Узган ел Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә бу темага кагылышлы фәнни-практик семинар булды

Шунда районнардан килгән мәдәният хезмәткәрләренә, фольклор коллективлар җитәкчеләренә керәшен хатын-кызының традицион костюмының эскизлары һәм үрнәкләре таратылды. Семинар нәтиҗәсе буларак, газетабызда зур язма һәм “Керәшеннең традицион киеме” дигән китап басылып чыкты. Этнограф Рәмзия Мөхәмәдованың 2005 елда керәшен киеме турында чыккан китабы да – бай мәгълүматлы. 
Шулай ук, галим Геннадий Макаровның узган гасырның 70-80нче елларында авылларда экспедицияләр вакытында төшерелгән фотоларында да керәшеннең үтә дә үзенчәлекле кием формалары сурәтләнгән. Халыкта сандыклар да буш түгел, музейлар да бар. Димәк, керәшен киеменең асылын эзлим һәм өйрәнәм дигән кешегә мөмкинлекләр дә, мәгълүмат та бар.
Халкыбызның киенү үзенчәлекләрен һәм бизәнү әйберләрен өйрәнүче карендәшебез Валентина МАКСИМОВАны да белмәүчеләр бик сирәктер. Керәшен киеменең бүгенге көндәге кулланышы белән аның дөрес тегелешенә нык борчыла ул. Костюмнар буенча төп үзенчәлекләргә тукталып, Валентина Петровна белән кызыклы һәм файдалы әңгәмә оештырдык.
    – Валентина Петровна, керәшен этнографиясе буенча белемнәрегез бик күп булса да, ни өчен сез үзегезне этнограф дип атамаска кушасыз
    – Газетагы язмаларда, конференция-семинарларда мине этнограф, белгеч дип зурлап язалар, таныштыралар. Белемем буенча, мин – гап-гади укытучы. Керәшеннәр һәм аларның киенү комплексларын өйрәнүне үзем өчен генә башлаган идем. Русча итеп әйтсәм, “спортивный интерес”. Гомер буена шактый әйберләр тупланды. Бар нәрсәне дә беләм дип әйтмим, мин әле һаман да эзләнүдә. Ләкин сораган кешеләргә үзем белгәннәрне сөйли һәм күп сорауларга җавап бирә алам. 
“Туганайлар”да эшләгән вакытта читтә яшәүче карендәшләребез янына – Чиләбе өлкәсенә, Удмуртия, Башкортстан республикаларына йөрдек. Татарстанның барлык керәшен авылларында да булдым дип әйтә алмыйм. Беразы калды. Кая булса да командировкага барыр алдыннан, “киемнәрегезне әзерләгез, күрсәтерсез”, дип, алдан шалтыратып куя идем. Баргачтын барысын да фотога төшереп, киеп карап, белгәннәреннән сораштырып, үземә материал туплап, язып чыга идем. Архивта фотолар да күп калды. Үзебезнең көч белән, фотолардан брошюра чыгарып булмасмы дигән хыялыбыз да бар иде. Ул хыял чынга ашмады. 
    – Киемгә карап каршы алалар, дигән әйтемне яхшы беләбез. Купшы сәхнә костюмнарыннан да, сандыктагы иске күлмәкләр белән дә чыгыш ясаучы керәшен ансамбльләрен күрәбез. Сезнеңчә, безнең ансамбльләр дөрес киенәме?
– Керәшен ансамбльләренең саны соңгы елларда нык артты, зурысы – дәүләт ансамблебез “Бәрмәнчек”. Бүгенге көндә, кызганыч, аларның бик аз өлеше, тамчысы гына традицион керәшен киеме кигән. Алар барысы да фольклор ансамбльләре – керәшен халык җыруын, биюен, йолаларын танытучылар. Әлбәттә, аларның киеме дә керәшеннеке булырга тиеш. Алар – керәшен киемен дә күрсәтүчеләр. 
 “Туым Җондозы”, “Бәрмәнчек бакчасы” кебек күләмле фестивальләребез бар. Оештыручылар катнашучыларны чакырганда һәрвакыт үз төбәгегезнең, үз авылыгызның фольклорын алып килегез, диләр. Магнитофон тасмаларыннан инде әллә кемнәр казып чыгарган, тапталган җырларны түгел, ә нәкъ тә үзләренеке белән. Шушы ук сорауны, таләпне кием буенча да куярга кирәк. Һәр төбәк керәшеннәренең киемнәре бер-берсеннән аерыла, бигрәк тә баш киеме. 
Сез үзегез дә бу фестивальләрдә еш катнашасыз. Коллективлар белән бу турыда сөйләшкәнегез бармы? Бәлки, алар дөрес киенәбез дип уйлыйдыр? 
– Ансамбль җитәкчеләреннән дә, катнашучылардан да “Ник сез шушы кадәр ялтырыйсыз, керәшен төсе булмаган яшелле, сарылы, зәңгәрле күлмәкләр тектерәсез?” – дип сораштырам. “Без кемнән ким? Башкалар (татарлар һәм башка милләтләр – ред.) ялтырап торган заманча материаллардан матур итеп тектерәләр”, – дип җавап кайтаралар. 
Моның белән дә килешеп буладыр, матур итеп киенәселәре дә киләдер. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: авылларда оешкан ансамбльләр бик катнаш булалар. Араларында бик олылар да, яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә бар. Ә менә ансамбльдәге киемнәр барысы да бер фасонда тегелгән була. Яшь кешегә килешкән калпак, 60-70не узган хатын-кызларга бармый. Гәүдәле дә булса, бигрәк тә. Сүрәкәне кечкенә кызларга бәйләтеп чыгару да килешми, бәләкәй әбиләр итә.
Костюмнарга дип акча бирелгән вакытта керәшен киеменең статуслыгы, традиционлыгы арткы планга куелып, беркемнеке дә булмаган, ялтыравык, кыйммәтле күлмәкләр тектерәләр. Карап торырга бик матур булсалар да, килешле түгел.  
Эре-эре чәчәкләр чигелгән канатлы алъяпкычлар да керәшеннең традицион алъяпкычы түгел, дисез. Ә бит аларны “безнең әбиләр кигән, сандыктан алдык”, диючеләр дә бар... 
– Аларның әбиләре 90-95 яшьлек. Бу әбиләрнең түгәрәк уеннарга чыга башлаган вакытлары сугыштан соңгы авыр 50нче елларга туры килгән. Өсләренә киемне кибеткә кайткан материалдан, яки каяндыр кемдер ничектер юнәлтеп тапкан тукымалардан теккәннәр. Баштарак зәңгәр, кара, ак, сары сатиннар булган. Колхозларда эшләгән өчен дә бирелгән инде алар. Менә шулардан күлмәкләр, алъяпкычлар тегелгән, чигелгән. Ләкин болар традицион түгел. Күлмәкнең, нинди материалдан тексәләр дә, өлгесен саклап калганнар, бөрмәләре дә безнеңчә калган. Бусы әле сакланган. 
Безнең керәшеннәрдә канатлы алъяпкычлар булмаган. Алар – күрше халыклардан, Сабантуй бәйрәмнәренә йөрешкәндә тегелгән әйберләр. Канатлы алъяпкыч кызларныкы гына. Басынкы, таза түтиләрнең канатлы алъяпкыч киеп чыгулары матур күренеш түгел. 
Бу чакта мин, мисал итеп, “Бураново әбиләре”н күрсәтәм. Алар нәкъ үзләренчә итеп күлмәк, алъяпкычлар теккәннәр, яулыкларын да матур итеп бәйләп куялар. Катлаулы тәңкәле башкиемнәре аларда да күп, берсен дә кимиләр. Чөнки ул аларга бармый. Аякларына элеккечә итеп, традицион оеклар бәйлиләр, бабайлары үреп биргән матур җепләр белән бизәп чабаталар кияләр. Безнең керәшен үзенең борынгы киеменнән ояламы шунда... 

Алабуга ягы керәшеннәре киеме, ХХ гасыр башы


– Сезнеңчә, бик еракта калган керәшеннең традицион киемен бүген кайтарып буламы? Моның өчен нишләргә?
– Теләгән кеше булдыра. Үрнәк өчен төшереп калдырган фотолар бар. Тукымаларны каян алырга, дигән сорау туар. Киров өлкәсендә удмуртлар, керәшеннәр, марилар, чуашлар өчен вак кына шакмаклы этнополотно сугалар. Интернет аша табып, кайтартып та була, бик кыйммәт тә түгел. Удмуртиянең Можга шәһәрендә, Кизнер поселогында алъяпкыч тукымаларын алмалап сугалар, эзәрләр ясыйлар. Шулай ук, Мамадышның Соколко авылында да библиотекада эшләүче ике хатын эзәр эшли башлаган.
Тукымаларны алсалар, алъяпкычларны суктырсалар, авыр мәсьәлә булып баш киеме эшләү кала. Сүрәкәне бүгенге көндә бөтен кеше дә эшли алмый. Кайсыбыр ательелар охшатып эшләргә тырышалар. Менә “Бәрмәнчек”ләр эшләткән, аларныкы оригиналга якынрак. Кечкенә һәм яшь кызлар өчен калпак-чачакны эшләп була. Һәр ательеда, һәр кеше эшли ала. 
Муенҗака, дәвәт, тамакса, сакал, җаңаклар – керәшеннең фишкасы, бренды булырлык нәрсәләр. Моңарчы алар кюстюм комплектында икенче урында кала бардылар. Тамакса урынына берничә калай беркеттеләр дә, шулай  сәхнәгә чыктылар. Хәзер бу бизәнү әйберләрен ясауның да бернинди авырлыгы юк. Элекке акчаларның муляжлары сатуда бар. 
Зур акчалы грантлар отучы коллективларыбыз да бар. 20шәр кешеле зур ансамбльләр хәзер бик сирәк. 8-10 кешеле ансамбьләрне җиренә җиткереп киендереп була. 
Бүген бик сирәк күренгән традицион керәшен киеме киләчәктә булырмы, калырмы? 
– Булмастыр кебек. Мин әле моңа бик үк ышанып бетә алмыйм. Фотографияләрдә генә калыр, шикелле. Бүгенге сандыкта булганнары (әле алар шактый) әкренләп юкка чыга барырлар, мәңгелек тукымалар юк. Баш киемнәре инде юкка чыгып бетеп бара. Безнең керәшеннәр бүтән халыкка күрсәтү түгел, үзләре дә үзебезнең киемне танып бетермиләр, белмиләр, күрмиләр. 
ВКонтакте челтәрендә “Традиционный татарский костюм” дигән группа бар. Анда күрсәтелгән күп нәрсәләр – керәшен киеме элементлары. Ләкин аларның барысына да “татарский костюм” дип язалар, үзләренеке итеп күрсәтәләр. Соңармыйча гына керәшеннәрнең традицион костюмы дигән шундый группа ачарга кирәк. Бүгенге ансамбльләрнең кигән костюмнарын, артистларын түгел, ә сандыкта саклаган әйберләрнең, аларның фрагментлары булса гына да – фотоларын чыгарырга кирәк. Геннадий Макаров җыйган фотоларда гына да никадәр кием үрнәкләре бар. Чиләбе өлкәсендәге Папау авылында яхшы сакланган киемнәр бар. Ә Алабуга керәшеннәрендә 3 төрле баш киеме сакланган – маңгай укасы, сүрәкә, туй сүрәкәсе, маңгай тәңкәсе. Оригинал җиләннәре дә бар иде, күрше як марилары сатып алып бетерделәр бугай. Алмалап сугылган алъяпкычлары,  сугыш алдыннан 30нчы елларда киеп йөргән ботинкаларына кадәр исән иде. Хәзер ничектер. Менә шушы әйберләрне фотога төшереп, шул группага урнаштырып барырга иде. Шушы киемне саклап калып, керәшеннәрне – агарта, үзебезне күрсәтә алабыз. 
    – Сез – керәшен күлмәкләре тегүче оста да. Үз кулларыгыз белән киендергән милли курчаклар, этник панно-картиналар мәдәни үзәкләрне бизиләр. Үрнәкләрегез белән китап чыгарырга уйламыйсызмы?
– Күргән әйберләрне чагыштырып, размерларын, өлгеләрен алып йөри идем. Борынгы өлгедән карап, төгәл размерларын алып, замана материалларыннан элеккеләренә  охшашларын сайлап, әлбәттә, төсләрен дә карап эшләдем. Барысын да эшләп карадым. Муляж акчалар булмаганда, поеткалар, калай акчалар белән дә эшләдем. Ул калайлар да ошамады. Аннары 5 һәм 1 тиенлекләр җыя башладым. Алар белән курчакларга эшләдем. Муляж акчалар белән дә эшләп карадым, күңелем булды, ошады. Күбесен ВКонтактеда үземнең “страничка”да күрсәттем. 
Мамадыш районында төпләнеп унынчы елымны яшим. Шушында кайткач, берничә балалар ансамбленә күлмәкләр, алъяпкычлар, калпак-чачаклар тектек. Балаларга да, өлкәннәргә дә борынгы керәшен өлгесе белән эшләргә тырыштым. Анысына да күңелем булды. Хәзер Мамадышның бер балалар ансамбленә тегеп бетерүем. Шуның белән тегү эшен төгәлләрмен, дип торам. Олыгайдым инде. Сораган кешеләргә киңәшләремне бирә алам. 
Китап чыгарырга җыенмыйм. Китаплар бар. Әллә нәрсә яза алмам, китап язу бик четерекле, озак эшләнә торган эш ул. Теләгән нәрсәмне эшләп карадым, күңелем булды. Алга таба башка төрле эшләп карасы килгән эшләрне башкарырга дип уйлыйм. 

Валентина Максимовадан тамакса ясау буенча мастер-класс 

 

Керәшеннәрнең киенү, бизәнү һәм туку культурасына багышланган блогКерәшен бизәге 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев