Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валентин Попов өчен машина руле артында йөрү – яшәү мәгънәсе

Бүгенге тормышны автомобильләрсез күз алдына китереп булмый. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше.

Валентин Евдокимович тумышы белән Сарман районының Ләке авылыннан. Аңа «техника җене» балачактан ук кагыла, мәктәптән соң ук инде тракторда эшли. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Фәридә исемле кызга өйләнеп, 1978 елда Зәйгә күченеп киләләр.

Инде 32 ел ул Зәй юлчыларын автобуста йөртә, ә машина йөртү стажы — 45 ел. Аның эш сәгате иртәнге 4тән башлана. Кирәк чакта аннан да иртәрәк чыгарга туры килә.

«Автобусының майланган, җайланган булуын тикшереп карамыйча, юлга чыкмый ул Валентин Евдокимович. Салонында һәрчак чисталык булыр. Барлык техника йөртүчеләргә дә медицина хезмәткәре тикшермичә, рейска чыгарга рөхсәт ителми. Техника төзек, үзләре сәламәт булуы ачыклангач кына, диспетчер юл кәгазен кулларына бирә. Лаеклы ялда булса да, алыштыргысыз хезмәткәребез ул безнең Валентин Попов», — ди предприятие җитәкчесе Фидаил Хәернасов.

Автобуста кешеләр йөртү — бик җаваплы хезмәт. Һәр көнне күпме кеше гомерен үз өстеңә алып юлга чыгу, маршрутта очраган бәла-казаларны үтеп, һәр тукталышка вакытында төгәл килеп туктау, үзеңә тапшырылган автобусның төзеклеген кайгыртып тору — үтә дә җаваплы, авыр эш. Тырыш намуслы хезмәте Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәте, «Татнефтедор» ҖЧШ Рәхмәт хаты белән бәяләнгән.

Валентин Попов — аралашучан, ярдәмчел кеше. Хезмәттәшләре аның турында югары квалификацияле, дисциплиналы хезмәткәр буларак сөйлиләр.

«Үз эшемне яратам мин. Кешеләр белән аралашып яшәү, аларга файдалы булу миңа канәгатьлек хисе өсти», — ди Валентин Евдокимович.


Аның эш сөючәнлеге балаларына да күчкән. Уллары Геннадий бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яши, юрист. Кызлары Ләйсән бухгалтер булып эшли. Берара әнисе дә, Ләйсән дә Зәй юлчылар коллективында хезмәт куеп алганнар. Шул рәвешле, Поповлар — Зәй УАДы үсешенә үзләреннән саллы өлеш керткән гаилә.

Тәҗрибәле машина йөртүче юл хәрәкәтендә катнашучыларга дикъкатьле булырга киңәш итә.

«Пассажирлар, җәяүлеләр, автомобиль йөртүчеләр — барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашучылар һәм иминлегебез үз кулыбызда. Машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә юл кагыйдәләрен төгәл үтәсеннәр иде», — ди ул.

Новости Заинска

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев