Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров: «Сәхнәдә сикереп йөрергә, мин «циркач» түгел»

Кукмара районының Пчеловод авылы егете, сәхнәдәге иҗатына ун ел дигәндә «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә ия булган җырчы Вадим Захаровны кем генә белми икән?! Йөзеннән һәрвакыт нур балкучы Вадимның күңел борчулары да юк түгел. Шәхси тормышында шатлыклы вакыйгалар белән беррәттән, кайгылы хәлләр дә була. Әлеге әңгәмәдә Вадим үзенең эчкерсезлеген һәм ихласлылыгын тагын бер тапкыр күрсәтте.

— Вадим, соңгы көннәрдә эшең бик тыгыз ахры...
— Әйе, концерт оештыру мәсьәләләре белән йөрим. Быел бик үзенчәлекле концерт программасы әзерлибез, бик күп грандиоз яңалыклар көтелә. Концертның исемен дә «Шоу түгел, концерт» дип атадык. 

— Шоудан туйдымы әллә халык?
— Юк, туймады, кайда карасаң да шоу артыннан куалар бит. Ә миннән нинди «шоумэн» чыксын инде, мин бит сәхнәдә сикереп йөрергә «циркач» түгел. Шуңа күрә алдан ук халыкны шоу түгел дип кисәтеп куйдык. Бу фикерне Айрат Ильясов тәкъдим иткәч, берсүзсез ризалаштым. Быел программа башкача — тормыш юллары белән бәйле булачак. 

— Вадим, син 17 ел сәхнәдә бит! Җырчы булып китүеңне тагын бер кат искә төшерик әле... 
— 2003 елда 11 класс тәмамлагач, әти белән уку йорты сайларга чыгып киттек. Мине опера җырчылары тыңладылар да, «только музыкальное училище» дип карар чыгардылар. Безнең авылда бөтен кеше институтка укырга керә, нинди училище инде! Мин анда укып, аннары тагын 5 ел институтта укыйммы?! Шулай да икенче баруда күндерделәр, анда бөек шәхесләр генә укыган, дигән сүзләр дә тәэсир итте. Мин анда теләмичә генә бер ел селкенеп йөрдем, чөнки мохите ошамады. «Җырлый белмисең» дип, киләсе елга калдырдылар. Икенче елга килдем: шул ук программа, бөтен әйберне беләм. Ел ахырында башка фәннәрдән имтиханнарны тапшырдым, ә җырдан юк. Шуннан соң, уку йортыннан чыгардылар. Документларны кулга алып, кайтып киттем. Мораль яктан бик бетерендем шул вакытта, дөньяның бер беткән бәндәсенә әйләнеп калгандай хис иттем үземне.

— Шулай да үзеңдә көч табып институтка кергәнсең... 
— Әти күрше авылдагы Сәвия апаның бакчасын сукалап йөргәндә, минем хакта сүз чыккач, ул танышлары аша Винера Ганиева белән элемтәгә кертте. Шуннан соң Казанга «прослушивание»га бардым. Винера апа тыңлады да, «бу бала урамда йөрергә тиеш түгел» дип, уку йортына керергә өндәде. Имтиханнар тапшырырга 3 көн генә калган булса да, барысына да өлгердем, шулай итеп, мәдәният институтына укырга кердем. Барысын бергә санасаң, 3 ел рәттән беренче курста укыдым булып чыга. 

— «Блат» буенча укырга кердең, диючеләр булгандыр инде? 
— Нәрсә генә сөйләсәләр дә, чынлыкта, Винера апа миндә потенциал күрде. Гомумән, уку чорында аның өлеше бик зур булды. Икенче курста укыганда ук, филармониянең концертлар залында беренче «сольный» концертымны куйдым. Шуннан концерт тормышы башланды. Зөһрә апа Шәрифуллина үз концертларына чакыра башлады. Институтта да уңышлы гына укыдым. Училищедагы елларны да кушсаң, барлыгы 7 ел укыдым! 

— Сәхнәдән китәм дигән вакытлар булмадымы? 
— Сәхнәгә бер тапкыр менсәң, аннан китәсең килми. Анда гел башкача тормыш. Аны әйтеп, аңлатып кына булмый. Артистларга, күп вакытта, «Беренче урында гаиләме, сәхнәме?» дигән сорау бирәләр. Бу дөрес түгел, аларны чагыштырырга ярамый. Икесе ике төрле әйбер. 

— Тормыш иптәшең Лариса белән ничә ел бергә? 
— 13 ел. Кем әйтмешли, алып мактарлык, салып таптарлык түгел. Матур яшибез, Аллага шөкер! Мин икесе дә сәхнәдә булган парларны аңламыйм. Өйдә дә бергә, сәхнәдә дә бергә. Мин бик эмоциональ, кайгыртучан кеше үзем. Лариса өйдә булгач, балаларым каралган, кайда икән, ашадылармы икән, дип борчылмыйм, күңелем тыныч. Кыскасы, ул минем хатыным булып эшли (көлә). 

— Вадим, син балаларыңны сөеп кенә торасыңдыр, йөзеңнән гел нур балкый бит! 
— Гел андый гына булып булмый инде. Тик менә «юк» дип әйтә белмим. Балаларга гына түгел, гомумән, кешеләргә ризасызлык белдерә алмыйм. Иң зур кимчелегемдер ул. Балаларга килгәндә, олысы 6нчы класска укырга китте. Кечкенәсенә әле 5 кенә яшь. Икесе дә бик актив, рәсем ясыйлар, гимнастикага йөриләр. Көне-төне телефонда утырмыйлар.

— Быел тормышыңда күңелсез яңалыклар булды, әниеңне дә югалттың... 
— Әнине югалтудан да авыр әйбер кичергән юк иде әле. 57 яшендә начар авырудан китеп барды. Шундый сорау бирәселәрен белгәнгә күрә, кайчак журналистлар белән сөйләшәсе килми. Авыруны, кызганыч, бик соң гына белеп алдык. Аякта йөреп торган килеш, 4 ай дигәндә китеп барды. Әни ике көннең берендә төшкә керә. Төштә дә ул нәкъ яшь вакытындагы кебек — ап-ак тешле, озын чәчле. Начар итеп түгел, яхшы керә. Берсендә, төштә, «улым, мин сине саклап йөртәм», диде. Авылга кайтып, әни үлгән диванга ятып йоклагач, рәхәт булып китә. Ярар, бу темага артык сөйләшәсе килми... 

— Әтиең Борис дәдәй ни хәлдә?
— Әтинең үзенең тракторы, техникалары, төрле җайланмалары бар. Авылда бәрәңгегә, печәнгә дисеңме — бөтенесенә йөри. Безнең Кукмарада болай да тырыш халык яши. Әти хәзер әби белән генә яшәп калды. Әбигә дә 97 яшь тулды.

— Җырлап туйган җырларың бармы?
— Көне-көне белән булгалый. Ләкин ул минем бакча җимеше түгел — акча җимеше. Мин аның өчен түләгән бит, ошамаса җырларга алынмас идем. Соңгы вакытта «Көттермәсәк иде әнкәйләрне» җырын тыңларга авыр... 

— Мәҗлесләрдәге чыгышларың күпме тора? 
— Мин жәлләп җырламыйм: килгәнмен икән, туйганчы җырлыйм. Мөмкинлекләре булган кешеләр 100 мең түли, урта хәллеләр — 60-70 мең. Кайбер кеше: «Әнинең юбилее, безнең менә шуның хәтле генә акча бар», — дип шалтырата. «Әни» сүзен ишеткәч барам инде, ничек бармыйсың?! Акчаны беркайчан да беренче урынга куймадым мин. 

— Концертларга керәшеннәр күп киләме?
— Бердәм халык дигән булабыз, ләкин концертларга йөрүчеләр аз шул. «Керәшеннәр бармы монда?» дип сорагач, залда 15-20 кеше кул күтәрә. 23-24 сентябрьдә Казанда узачак концертта шул сорауны биргәч, тулы зал кул күтәрсә, мин бик шат булыр идем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев