Вадим Захаров: «Мин жәлләп җырламыйм: килгәнмен икән, туйганчы җырлыйм»
Кукмара районының Пчеловод авылы егете, Татарстанның халык артисты, җырчы Вадим Захаров белән интервьюдан өзек.
— Вадим, син 17 ел сәхнәдә бит! Җырчы булып китүеңне тагын бер кат искә төшерик әле...
— 2003 елда 11 класс тәмамлагач, әти белән уку йорты сайларга чыгып киттек. Мине опера җырчылары тыңладылар да, «только музыкальное училище» дип карар чыгардылар. Безнең авылда бөтен кеше институтка укырга керә, нинди училище инде! Мин анда укып, аннары тагын 5 ел институтта укыйммы?! Шулай да икенче баруда күндерделәр. Мин анда теләмичә генә бер ел селкенеп йөрдем, чөнки мохите ошамады. «Җырлый белмисең» дип, киләсе елга калдырдылар. Икенче елга килдем: шул ук программа, бөтен әйберне беләм. Ел ахырында башка фәннәрдән имтиханнарны тапшырдым, ә җырдан юк. Шуннан соң, уку йортыннан чыгардылар. Документларны кулга алып, кайтып киттем. Сәвия апаның бакчасын сукалап йөргәндә, минем хакта сүз чыккач, ул танышлары аша Винера Ганиева белән элемтәгә кертте. Шуннан соң Казанга «прослушивание»га бардым. Винера апа тыңлады да, «бу бала урамда йөрергә тиеш түгел» дип, уку йортына керергә өндәде.
— «Блат» буенча укырга кердең, диючеләр булгандыр инде?
— Нәрсә генә сөйләсәләр дә, чынлыкта, Винера апа миндә потенциал күрде. Гомумән, уку чорында аның өлеше бик зур булды. Икенче курста укыганда ук, филармониянең концертлар залында беренче «сольный» концертымны куйдым. Шуннан концерт тормышы башланды. Зөһрә апа Шәрифуллина үз концертларына чакыра башлады. Институтта да уңышлы гына укыдым.
— Сәхнәдән китәм дигән вакытлар булмадымы?
— Сәхнәгә бер тапкыр менсәң, аннан китәсең килми. Анда гел башкача тормыш. Аны әйтеп, аңлатып кына булмый. Артистларга, күп вакытта, «Беренче урында гаиләме, сәхнәме?» дигән сорау бирәләр. Бу дөрес түгел, аларны чагыштырырга ярамый. Икесе ике төрле әйбер.
— Җырлап туйган җырларың бармы?
— Көне-көне белән булгалый. Ләкин ул минем бакча җимеше түгел — акча җимеше. Мин аның өчен түләгән бит, ошамаса җырларга алынмас идем.
— Мәҗлесләрдәге чыгышларың күпме тора?
— Мин жәлләп җырламыйм: килгәнмен икән, туйганчы җырлыйм. Мөмкинлекләре булган кешеләр 100 мең түли, урта хәллеләр — 60-70 мең. Кайбер кеше: «Әнинең юбилее, безнең менә шуның хәтле генә акча бар», — дип шалтырата. «Әни» сүзен ишеткәч барам инде, ничек бармыйсың?! Акчаны беркайчан да беренче урынга куймадым мин.
Олеся Дмитриева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев