Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров әнисе үлеменең сәбәбен әйтте

«Интертат» хәбәрчесе җырчының үзенә чыккан.

21 март көнне Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровның әнисе Марина түти вафат булды. Ул ире Борис белән Кукмара районының Пчеловод авылында яши иде.

Вадим Захаров кыска гына итеп: «Начар чир белән көрәштек. Шул гына... Булды», – дип, хәлне аңлатты.

Марина Захаровага 58 яшь иде. Аның кинәт кенә китеп баруы бик күпләр өчен көтелмәгән булды, чөнки Вадимның бу турыда халыкка чыгарганы булмады.

Марина Захарова белән бергә Казан педагогия көллиятендә укыган Любовь Павлова да яшьлек дустының җитди авыруы булуын белмәгән. «Безнең авылларның арасы 50 километр. Укыганда бик якын аралаша идек. Маринаның бик ярдәмчел булуы, гадилеге, мөлаемлыгы улы Вадимга да күчкән, дияр идем мин. Ул да сәхнәдә дә гади, халыкны ярата. Аңарда ясалмалык юк, һәркем белән уртак тел таба. Бик кызганыч Маринаның шулай иртә китүе, урыны оҗмах түрләрендә булсын. Каты авыруын белмәдем шул», – диде Марина Захарованың яшьлек дусты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

8

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев