Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаровның кызы беренче класска укырга керде

Татарстанның атказанган артисты, яраткан җырчыбыз Вадим Захаров кабат мәктәпкә укырга кергән!

Аптырап калдыгызмы?! Чынлап әйтәбез! Вадим Захаровның олы кызы Ульяна быел беренче класска укырга кергән. Белгәнегезчә, беренче сыйныфка бала гына түгел, әти-әни дә керә. Димәк, Вадим кабат "первоклассник". Баласын беренче тапкыр мәктәпкә биргән әтидән хис-кичерешләре турында белешеп, артист белән элемтәгә кердек. 

- Мәктәпкә Ульянаны дүртенче яшеннән бирле әзерлибез. Балалар бакчасына да бирмичә, “Росинка” иртә үсеш мәктәбенә әзерлек дәресләренә йөрттек. Атнага ике тапкыр укыды. Көнгә дүрт-биш дәрес. Инглиз телен дә бераз өйрәнде. Үзенә кирәклесен иркен куллана ала. Балаларны мәктәпкә әзерләүне кирәк дип саныйм мин. Хәзер заманасы да безнеке түгел инде, башкача бит. Кызымның мәктәпкә бик барасы килде дип, әйтә алмыйм. Балалар бакчасына да йөрмәде бит. "Институтка керәсе килә", - дип әйтә башлады инде ул. 
Бүген мәктәптә беренче көне. Укырга барып кайткан. Бик ошады, ди. Бөтен нәрсәне дә беләм мин хәзер, дип сөенә. Үзем дә әле мәктәпне тәмамланган кебек кенә. Беренче тапкыр мәктәпкә килгән көнемне хәтерлим. Вакыт бик тиз үтә шул - ди әти кеше. 
Ульянаны Казан шәһәренең 149нчы санлы Лицеена биргәннәр. Бу лицейны, артист балалары күп укыганлыктан, халык телендә "филармония" дип атыйлар икән.

Ульянаны беренче сыйныфка керүе белән котлыйбыз! Киләсе унбер ел куанычлы, уңышлы, бәхетле көннәрдән генә торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев