Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров үзен көрәштә сыный видео

"ТМТV" телеканалында күрсәтелә торган "Тәмле көрәш" тапшыруының чираттагы кунагы Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров булды. Тапшыруның бу чыгарылышы узган шимбә көнне телеэкраннарда күрсәтелде

Элек бу тапшыруда ике татар эстрадасы җырчылары арасында, шаян формада, кулинар көрәш алып барыла иде. Тапшыруның Яңа сезонында тәртипләр бераз үзгәргән. Шулай ук кулинар көрәш, әмма бу юлы инде килгән кунакка экранның икенче ягында утыручы тамашачылар белән көч сынашырга кирәк. Тамашачы тапшыруга, рецептын язмыйча, үзенең яраткан ризыгының фотосын юллый. Катнашучы, фотога карап, ингредиентларны дөрес билгеләп, нәкъ шундый ук ризык пешерергә тиеш. Әгәр дә ризыкны дөрес итеп пешерә алса, бүләкне артист үзе ала. Ә инде фотодагы ризык тапшыруда пешерелгәне белән бер дә ошашлык табылмаса, "Кукмара" табасы телевизион тамашачыга китә.

Вадим Захаровка пешерәсе ризык фотосы Уфадан ары килеп ирешкән. Фотога күз салгач, тапшыруның алып баручысы Булат Бәйрәмов белән Вадим Захаров бераз уйга калдылар. Эшнең рәтен чамалагач, ризыкның итле шулпада йөздереп пешерелә торган урама икәнлеген аңлагач, егетләр икесе дә гөр килеп эшкә тотынды. Иң элек бу ризыкта булырга мөмкин продуктлар, яшелчәләр, тәмләткечләр билгеләнде, шуннан соң ризыкны әзерләү процессы башланды.

Вадим үзе яшелчәсен дә турады, алып баручы әйтмешли, реклама вакытында тиз генә камырын да басты, кирәкле калынлыкта җәймәсен дә җәеп бирде. Шуны әйтәсе килә, Вадим пычак белән бик яхшы куллана белә, артык дулкынланмыйча, җайлап кына эшен башкара. Димәк, артист өчен кухня чит җир түгел, ул монда үзен хуҗа кебек тыныч хис итә, өйдәгеләрен тәмле ризыклар белән сөендерүенә бер шик юк. Тапшыру ахырында Вадим пешергән ризык белән Уфадан килгән фотоны чагыштыру булды. Кыяфәтләре бераз тәңгәл килгән, әмма Вадимныкында кайбер ингредиентлар салынмыйча калган, ашта кулланылган итнең башка төре кирәк булганлыгы ачыкланды. Ризыкның чын рецептын белгәч, алып баручы "Вадим, син кемнең җиңүен аңлагансыңдыр инде", - дип әйтеп куйды. Нәтиҗәдә, җиңүче титулы Уфада яшәүче тамашачыга бирелде.


Вадим Захаров катнашындагы чыгарылышны "ТМТV" телеканалында күрмичә калган тамашачыларга видеоязма тәкъдим итәбез. Карагыз, әйтте диярсез, бик тәмле булачак!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев