Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров белән Зөфәр Хәйретдинов арасында ни булган?

Кичә, 19 июнь көнне, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров Инстаграм битенә гаугалы фото элеп куйды.

Әлеге фото күп кенә кешеләрне гаҗәпкә калдырды. Чөнки анда артистның Зөфәр Хәйретдинов җитәкчелегендәге Татарстанда авторлык хокуклары өлкәсендә эшләүче җәмгыятьнең республика бүлегенә 30 мең күләмдә штраф түләве турында сүз бара иде.


Бүген исә Вадим Захаров шул фото астына аңлатмасын да язып бирде. "Зөфәр Хәйретдинов белән сезнең арада нәрсә булды соң? Ни өчен сиңа 30 мең акча түләтте? Әллә сорамыйча аның җырын җырладыңмы?", дигән сораулар белән Инстаграммым тулды бүген. Һәркемгә аерым язып тормыйм,ачуланмагыз!", - дип башлады ул.

"Хәтерлисездер, 2019 елның 13 февраль көнне филармониядә минем чираттагы сольный концертым булды. Концерт алдыннан РАОга барып договор төзү мәҗбүри икәне берәүгә дә сер түгел. Шул договор нигезендә концерттан кергән акчаның 5% аларга китә. Дөресен әйтәм, үзең бармасаң агентлар үзләре килә дип белә идем мин. Килгәннәр. Тик минем янга түгел, ә залга кереп концертны видео язмага төшергәннәр (анысына хокуклары бармы, юкмы, әйтә алмыйм). Шуннан соң Зөфәр абый миңа шалтыратты. "Договор төзелмәгән җырларың бар, 30 меңеңне түлә. Алайса йөз кырык мең булып судка китә",- диде. Кайдан алынган бу сумма дисәм: концертта мин бик хөрмәт иткән Рөстәм Зәкуан, Хәния Фәрхи, Ганс Сайфуллин җырлары җырланган икән.
Шуннан исән авторлардан гариза җыеп чыктым. (Чөнки концерттан җыелган акчаның 5 процентын РАОга күчергәннән соң, акчаның күпмеседер алар аркылы авторларга китәргә тиеш) Гаризалар кулда, бәйләнер сәбәп тә калмады кебек. Бераздан, инде үлгән Хәния апа белән Ганс абыйның җырларына бәйләнә башладылар. Имеш, сорамыйча аларның җырын җырлаганмын. Ә кемнән сорарга? Авторлар гүр иясе бит. Шулай булуга да карамастан, миңа 30 мең сум күләмендә штрафны чәпеделәр, түләдем әлбәттә. Тик күңелдә калды. Автор, йә башкаручы үзе исән булган очракта җырны рөхсәтсез алып башкаруга мин үзем дә каршы. Ләкин монда авторлар исән түгелләр. Үлгән кешенең җырын җырлаган өчен РАОга түләгән акчаның проценты кая китә икән ул? Башкаручы һәм авторлары вафат булган җырлар өчен РАОның җырчылардан акча җыярга нинди хакы бар? Җыр иясе белән бергә үлергә тиешме? Дусларым! Сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз?", - дип тәмамлады артист.

2018 елның 2 февралендә Габдулла Тукай исемендәге филармония концертлар залында Вадим Захаровның юбилей кичәсе булып узды. Ул анда Хәния Фәрхинең якты истәлегенә багышлап аның репертуарыннан җыр да башкарып китте. Шунда ук Вадим әлеге җырны җырларга мәрхүмәнең ризалыгын алганлыгы турында әйтте. Әмма РАО концертны игътибар белән күзәтеп утырмаган булса кирәк.

Вадимга теләктәшлек белдереп: "Мәрхүмә Әлфия Авзалова, Илһам Шакировларның да җырларын яшь талантлы студент җырчылар башкара бит, ул бичаралардан да акча таләп итә алалар микән? Баш исән булсын, гаиләм исән-сау булсын диегез, Вадим. Ходай бар ул, барысы да җайланыр Алла бирса!", " Иртәдән укып, кәефләр китте! Уңышлар Сиңа, Вадим! Без Сине яратабыз! Халык ярата!", " Халык күңеленә кергән җырларга беркемнең дә хакы юк тияргә! Үлгән кеше кире кайтмый, җыры кала һәм ул яңгырарга тиеш! Минем фикер шул!", дип комментарийлар язып калдыручы кешеләр шактый.

 

Татарстанда авторлык хокуклары өлкәсендә эшләүче җәмгыятьнең республика бүлеге башлыгы Зөфәр Хәйретдинов белән Татарстанның Атказанган артисты Вадим Захаров арасында иҗади низаг килеп чыккан. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграм челтәрендә хәбәр итте.
"Зөфәр Хәйретдинов белән сезнең арада нәрсә булды соң? Ни өчен сиңа утыз мең акча түләтте? Әллә сорамыйча аның җырын җырладыңмы? - дигән сораулар белән Инстаграм челтәрем тулды. Һәркемгә аерым язып тормыйм, ачуланмагыз", - дигән Вадим Захаров.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/z-f-r-kh-yretdinov-bel-n-vadim-zakharov-arasynda-i-adi-nizag-tamagygyzga-tygylmasyn-ch-yn-p-yotygyz/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев