Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров – 15 ел сәхнәдә

Филармониядә Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровның 15 еллык сәхнә иҗатына багышланган концерты булды. Һәрвакыттагыча, гадилеге, сәхнә культурасы һәм җырлары белән Вадим үз тамашачысының күңелен яулады

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров һәм танылган керәшен егете, җырчының күршесе Эдуард Данилов белән әлеге юбилей концерты, аннан алган тәэсирләре турында сөйләштек.

“Вадим турында бер-ике сүз белән генә түгел, сәгатьләп тә сөйли алам. Бик акыллы, тәртипле, талантлы, кешелекле егет ул! Артистлар арасында шундый кеше булуы сөендерә безне. Әти-әниләренә рәхмәт, шундый итеп тәрбияли алганнар. Мин аларның туйларында да алып баручы-тамада идем. Шуңа күрә, аны үзен генә түгел, гаиләсен дә әйбәт беләм. Концертларга алып баручы буларак чакыручылар бар, барганым юк. Вадим Захаров әйткәч, каршы килмәдем, ризалаштым. Юбилей концерты бик күңелле үтте. Аның үз-үзен тотышы, җырлавы йөз кызартырлык булмаячагын алдан ук белә идем мин. Ул – гади, моңлы җырчы. Шуңа халык бик ярата, хөрмәт итә”, – диде Вадимның юбилей концертын алып барган Җәвит Шакиров.

Шулай ук, концерт турындагы фикерләре белән Вадим Захаровның авылдашы, күрше егете Эдуард Данилов та уртаклашты.

“Төрле яшьтә булуга карамастан, Вадим абый белән уртак тел таптык. Үземнең җыр белән мавыгуымда да аның йогынтысы бардыр – җырларын тыңлап үстем. Ул бик җайлы кеше, нинди сорау белән генә мөрәҗәгать итсәм дә, җавапсыз калдырмый. Концертларына да йөртте үзе белән.

Концертларына ел саен барам, бу юлы да, замана чиренә карамыйча, концертка килүчеләр шактый иде. Җырларын ул һәрвакыттагыча тыйнак, сикерешсез генә башкарды. Тамашачыны аның табигать биргән матур тавышы җанландырып җибәрде. Элек җырлаган җырларында, яңаларын да халык яратып тыңлады. Юбилей кунаклары арасында Вадим Захаровны сәхнәгә алып чыгучыларның берсе – Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина да бар иде. Ул аңа изге теләкләрен җиткерде, киләчәктә дә уңышлар теләде. Бәйрәм концертында җырчылар Альбина Абрамова, Әминә Галимова да үз җырларын бүләк иттеләр”, – дип сөйләде Эдуард.

Без дә, Вадим Захаровка киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез, яңа җырлары яңгырый торсын, элеккеләре дә онытыл масын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев