Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаровка 30?!.

Бүген, 24 июнь көнне, яраткан җырчыбыз Вадим Захаровның 30 яшьлек матур юбилее.

Вадим җаны-тәне белән туган авылына, халкына һәм хезмәткә гашыйк кеше. Аның моңлы җырулары Татарстан халкының йөрәк кылларын тибрәтә. Нечкә хисле, моңлы җанлы Вадим һәрчак ярдәмгә килергә ашыга. Керәшен халкының мәдәниятен, сәнгатен торгызуда һәм саклап калуда аның өлеше бик зур.

Вадим, Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә иң изге, матур теләкләребезне җиткерәбез. Озак еллар сау-сәламәт булып, бәхетле һәм мул тормыш кичерүегезне телибез. Гаиләгезне кадерләп, аларга үзегез дә кадерле булып, барчасын сөендереп яшәгез! Яңа үрләргә күтәрелергә зур көчләр һәм иҗади уңышлар телибез Сезгә!

Бәйрәмегез котлы булсын!

P.S. Вадим туган көнендә дә тик кенә ятмый. Пчеловодта кызу печән өсте - җырчы көне-төне терлек азыгы әзерли икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев