Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров яңа машина алган

Кичә Татарстанның атказанган артисты, яраткан карендәшебез Вадим Захаров яңа машина алган.

Әлеге шатлыклы яңалыгы турында ул Инстаграм социаль челтәрендә КИА автосалонынан видео һәм фото төшереп җиткерде. "Шушы машинаны алдым әле, Аллага тапшырып", - ди ул видеоязмада. Янындагы дусты "Машина багажнигында баян йөрер инде",- дип тә өсти.
Подписчиклары Вадимны яңалыгы белән котлап һәм юлларда исән-сау йөрүен теләп, комментарийлар язалар. Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров исә Вадимны шигырь юллары белән котлаган:
***
"Ну Вадим Захар - машина зәхәр!
Синең кебек егетләр, һәрчак шәп яшәр!"
***
"Япун ясаган машина,
Исемнәре КИАдыр!
Шундый бәләкәй тачкага
Вадим ничек сыядыр?"
Җәвит Шакиров дусты Вадимның түгәрәк булуын әнә шундый кызык дүртъюллык белән төрттерүе булгандыр, күрәсең.
Ә менә карендәшебезнең укытучысы, Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиева Вадим Захаровка ябыгырга бер ай вакыт биргән. Бу турыда да Вадим Инстаграмында хәбәр иткән иде. "Ал үзеңне кулга - ябык хотя бы 10 килограммга. Кан басымың да яхшырачак, сиңа бер ай вакыт, диде Венера Ахатовна", - дип язды җырчы моннан берничә көн әлек.
Хәерле, имин юллар сиңа, Вадим!
Тагын укыгыз:
Вадим ЗАХАРОВ: "Гадилегем өчен яраталар"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев