Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров белән Римма Никитинаның иҗатында танылган журналист Илфак Шиһапов нинди роль уйнаган?

Журналист, продюсер, танылган җырлар авторы Илфак Шиһапов 2017 елның май аенда арабыздан китеп барды. Быел аңа 50 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан, 5 апрель көнне Филармония концертлар залында Илфак Шиһаповка багышланган концерт кичәсе уздырыла. Бу концертта Илфак Шиһапов белән хезмәттәшлек иткән, аның иҗатында нинди дә булса урын тоткан шәхесләр,...

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровның тормышында Илфак Шиһаповның роле зур булган. "Илфак абый мине сәхнәгә чыгарган кеше",- дип искә ала Вадим.
Яшь җырчы Римма Никитина да Илфак Шиһапов турында җылы итеп искә ала.
- Илфак абый минем тормышымда бик зур урын алган кеше. 18 яшемдә мин Илсөя Бәдретдинованың төркемендә эшли башладым. Бу төркемгә мине Илфак абый алып керде. Алар белән бергә 10 ел эшләдем. Бу дәвердә Илфак абый белән бик тату булдык. Ул бик туры сүзле, гадел кеше иде. Һәрчак киңәшләре белән булышып, ярдәм итеп торды. Дөньяга карашымны үзгәртте. Минем әтиемнең үлгәненә быел сигез ел була. Тормышымның шул авыр вакытларында Илфак абый миңа бик зур терәк булды. Депрессиядән чыгарып, ярдәм кулы сузып, "Әйдә Римма. Сиңа җырларга кирәк",- дип, көч биреп торды. Тормышымда гына түгел, иҗатымда да аның роле бик зур булды. Зур сәхнәгә иң беренче адымнарымны ясарга ярдәм иткән кеше ул. Минем өчен ул бик зур шәхес. Икенче әтием кебек булды. Бик хөрмәт итә идем мин аны. Илфак абыйны югалту авыр булды, - ди Римма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев