Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Узган ел республикада 4,9 мең тирәсе янгын очрагы булган

Ә бу ел башыннан 300 янгын очрагы теркәлгән.

Ә бу ел башыннан 300 янгын очрагы теркәлгән, 32 кешене ут кочагыннан коткарганнар, 22 кеше зыян күргән, 13 кешенең гомере өзелгән. Бу саннар гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика идарәсе сайтыннан алынды.

Сакланганны гына саклармын, дигән. Шуңа күрә, янгыннан саклану чараларын белеп тору беркемгә дә зыян итмәс:

– исерткеч эчемлекләрне артык кулланмаска;

– урында яткан килеш тәмәке тартмаска;

– электр һәм газ приборлары эшләп торганда, аларны күзәтүсез калдырмаска;

– төзек булмаган электр үткәргеченнән, җылыткычлардан һәм газ приборларыннан файдаланмаска.

Балаларның үзләрен генә квартирда яки йортта бикләп калдырганчы, теләсә кайсы вакытта янгын чыгу куркынычы булуын онытмагыз. Аеруча, күп катлы йортлардагы квартирларда яшәсәгез! Ут-күз чыга калса, бала үзе генә янгыннан чыга алмаячак.

Балаларга, бәләкәйдән үк, янгын куркынычы турында аңлатыгыз. Бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, электр һәм газ плитәсе янына барырга, шырпы сызырга ярамаганын төшендерегез. Шырпыны бала-чага буе җитә алмаслык урынга җыеп куегыз.

Янгын чыккан очракта, тиз арада квартирдан, йорттан, бианадан чыгып китегез. Янгын сагына (101) яки экстрен хезмәтләрнең бердәм номерына (112) шалтыратырга онтымагыз.

Үзебезнең һәм балаларның, күршеләрнең иминлеге һәркайсыбызга бәйле, онытмагыз...

Фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев