Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзара иҗади дуслык

Түбән Кама керәшеннәре үзләренең сәхнәдәш дусларын – «Нардуган» җыр һәм бию ансамблен 40 еллык юбилее уңаеннан котлады.

Түбән Кама шәһәрендәге югары профессионаллеккә ия «Нарудган» ансамбленең юбилей концерты Халыклар иҗаты йортында үтте. Анда «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле дә катнашты. 

«Сүрәкә» ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина «Нардуган» ансамблен юбилее уңаеннан котлап, Түбән Кама җирле керәшен җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинованың Рәхмәт хатын тапшырды. «Нардуган»ның бу юбилее Ольга Вәлиуллина өчен дә бәйрәм, чөнки ул тугыз яшеннән башлап, шушы ансамбльдә биеде. Башта — артист, аннан режиссёр буларак, аның хезмәт юлы да «Нардуган»да башланды. Шуңа күрә дә ул «Нардуган» ансамблен үзенең олы сәхнәгә, җыр һәм бию сәнгатенә юл башы дип, хаклы рәвештә әйтә ала. 

Озак еллар дәвамында Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Әхмәтшин җитәкләгән, ә бүгенге көндә җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Мосифуллин булган «Нардуган» ансамбле башкаруында татар, керәшен, чуваш, рус һәм башка милләт халык биюләрен күрергә була.

Түбән Камадагы — Олы көн, Келәтледәге Питрау бәйрәмнәренә «Нардуган» ансамбле биючеләренең керәшен халык биюләре үзгә бер матур бизәк булып өстәлә.

Киләчәктә дә «Сүрәкә» һәм «Нардуган» ансамбльләренә үзара хезмәттәшлек, иҗат уңышлары насыйп булсын. Зур сәхнәләрдә төрле халык биюләрен, җыруларын башкарып, тамашачы алкышларына күмелгән иҗат юллары йолдызлы биеклеккә илтсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев