Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уйласаң, уйлар бетми...

Бу кеше гомере гел көтүләрдән генә тора ахрысы

Баштан язны көттек. Табигать бозлы яңгырлары, карлары белән сынап та карады соң үзебезне. Утсыз да утырдык, сусыз да калдык, иң аянычы, юлларда бозлавык хасил булып, аварияләр килеп чыкты, күпме кеше гомере өзелде вакытсыз шул көннәрдә.

Мин үзем барысы да Ходай кулында дип яши торган кеше булмасам да, табигатьтә ниндидер бер көч барына ышанам. Соңлап кына булса да, язны гына түгел, җәйне дә каршыладык.

Без мәктәптә укыганда: “Икмәк булса – җыр була!”- дигән девиз астында укып кына калмыйча, төрле-төрле чараларда да катнаша идек, хәзер дә икмәк белән бәрәңгедән аермасын, җырын гына җырлыйбыз инде аның...

Язгы салкыннары өчен гафу үтенүе булдымы табигатьнең, җәен бик кызу көннәре белән истә калдырыр мөгаен. ТНВ-ның бүген 33 градус җылы булачак диюләре безнең авылда 40 була торган көннәр белән күңелдә калды. Шундый эссе көннәрнең берсендә, насос ватылып очыбыз белән сусыз калдык. 40 градус челләдә сусыз утырып кара әле син. Без бит менә ничә еллар инде суны мул тотарга күнеккән, кадерләп, саклап кына тоту дигән сыйфатлар югала башлаган да иде бугай. Ун көн көттек суны. Берәүләр каядыр шалтыратты, икенчеләре Усали авыл җирлеге башлыгы Альмир Зыятдиновны сүкте. Яңа насос алыштырган көнне, ярдәм кулы сузучы ир-атларның санаулы гына булуы күңелдә бер төер калдырды. Без хәзер башкаларны сүгәргә шул хәтле күнектек, алма пеш – авызга төш, дип яшибез.

Ә икенче яктан чишмә буенда чиләк-көянтә аскан хатыннар, пластик бутыльләр тоткан бала-чагалар пәйда булды. Читтә яшәүче туганнарның да телефоннан беренче сүзләре, яңгыр юкмы, су бирмәделәрме иде. Шөкер, барысы да яхшы, үз көебезгә яшәп ятабыз әлегә.

Апрель аенда иң якын күршебез, кодабыз авырып үлеп китте. Әле яшәргә дә, яшәргә иде югыйсә, үзенә. 48 яшь тә тулмаган иде Сергейга. Кулыннан килмәгән эше юк иде аның: ул агач дисеңме, тимер эшеме, техниканы да биш бармагы кебек белә иде, семьясы гына түгел, без дә аннан башка ике кулсыз бүген. Менә шундый инде без, кешенең кадерен үлгәч кенә беләбез. Июль аенда күрше Микулай дәдәйне җирләдек, ул Казанда яши иде. Аңа да 63 яшь кенә иде әле. Август аенда Түбән Камада яшәүче туганыбыз Рунарны алып кайтып күмдек. Январьда 55 яшь тулган иде үзенә. Элек әни йөри торган иде үле ашына табак күтәреп. Табагын үзе суккан ашъяулыкка төрә торган иде. Хәзер мин йөрим. Тик авылда табак белән үле ашына йөрүләр бетеп бара. Безнең әниләр буыны бетсә, күп нәрсә юкка чыгачак...

Балалар ял саен авылга кайтып йөриләр, оныкка да – 9 ай. Тиктормас, бик хәрәкәтчән. Аңа бөтенесен күрергә, белергә кирәк, үрмәләп бөтен җирне тикшереп чыга. Йөри башласа нәрсәләр булып бетәр инде, дип тә уйлыйм кайчагында. Моның белән әнисе көн буе арып бетә торгандыр, дип, киленемне дә кызганып куям. Ник бер тапкыр зарланып карасын Дарья. Өйләренә килеп керсәң бөтен җирендә тәртип, ашарына пешкән, баланың тамагы тук, өсте бөтен.

“Үз эшләрем буенча икесен генә өйдә калдырып чыгып киткән идем, ишектән килеп керү белән Денис Андрейны кулыма китереп тоттырды. Өйнең асты-өскә килгән, ашамаган-эчмәгәннәр”, - дип сөйләде Даша, авылга кайткач. Бала белән бер нәрсә эшләп булмый икән бит, дип әйтә, ди Денис. Өйдәге кешенең эше күренми инде аның. Эштәге кеше эштән Берлинны алган кебек кайтып керә бит ул.

Әле хөкүмәт пенсия яшен арттырырга җыена. Ярый мин үзем пенсиядә, башкалар кызганыч. Владимир Путинның шул елда ир-атларның уртача гомер озынлыгы шул хәтле булачак, дип сөйләвен әллә ничә тапкыр телевизордан карадым. Путин каян белсен ди ул безнең авылның Питер дәдәй ничә яшькә кадәр яшәячәген. Группа алганда бүтән килеп йөрмим, безнең авылда ирләр 60 ка кадәр яшәми дип әйтеп кайттым, дигән иде. 63 яшькә җитте, үз көенә яшәп яткан көннәре әле. 80 гә җиткән, егетләр кебек бабайларыбыз да юк түгел, Чулакларның Гриш дәдәйгә - 80, әле бүген дә “Ока”сында җилдерә.

Печәнен дә әзерләдек, мунча себеркесе дә бәйләдек. Безнең тирәдә җиләк булмады быел, ә менә шомыртының чиге-чамасы юк, җыеп кына бетер. Ничә ел чәчелмәгән басуларга көнбагыш чәчкәннәр иде, көнбагышлар – чәчәктә. Бүгенге көндә авылыбыз сары төсләр эчендә утыра. Ул матурлыкны язып кына бетерерлекме соң, килеп күрсәгез генә инде!

Җәй бетәргә дә санаулы гына көннәр калып бара. Якында гына – көз. Җәй шул хәтле тиз үтте, шуны эшләрмен, моны эшләрмен дигән эшләремнең яртысы да эшләнмәде кебек. Күпме язасы әйберләрем чират көтеп ята, тик мин бу җәйне дә исән-сау җәйләдем дип сөенеп утырам. Нәрсәнедер, кемнәрнедер көтү бәхетсезлек түгел, аңлаганга бәхет бит ул! Көтәр кешеләребез булсын, берүк!

Елизавета Малова,

Мамадыш районы,

Владимир авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев