Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уяу бул!

Республика ветеринарлары чаң суга: куркыныч авырулар үтеп кермәсен өчен саклык чаралары күрергә кирәк

Ходай, сакланганны саклармын, дигән. Соңгы елларда терлекләр арасында куркыныч йогышлы авырулар ешайды. Алар кешеләргә дә йогарга мөмкин. Белгечләр кисәтүенчә, йогышлы чирләрнең 80 проценты кешеләр өчен дә, хайваннар өчен дә уртак. Терлекләр арасында булган яман чирләр баш санын киметеп кенә калмыйча, ил икътисадына да зур йогынты ясый.
Узган ел Россия төбәкләрендә куркыныч авырулар исемлегенә кертелгән Африка чумасы, кош гриппы, тилчә, мөгезле эре терлекләрдә була торган төерле дерматит, котыру чире табылган. Кош гриппы безнең республикада да калкып чыгып, Лаештагы кошчылык фабрикасына миллионлаган зыян китерде. Моннан тыш, котыру авыруы йоктырган йорт һәм кыргый хайваннар да билгеле булды. Шөкер, авыруларның таралуына юл куелмады. Тик тынычланырга иртәрәк, мондый зәхмәтләр янәшәдә генә.
– Россия буйлап бруцеллез чире йөри. Идел буе округы буенча хәл аеруча кискен. Тирә-як күршеләр белән чагыштырганда, бездә тотрыклылык саклана әле. Тик хәл елдан-ел авырлаша бара. Рөхсәтсез терлек алып кайтулар аркасында чирнең республикага да үтеп керүе бар. Шуңа күрә, елга ике тапкыр бруцеллезга каршы көрәш чаралары алып барырга туры килә, – ди Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.
Үтә дә куркыныч түләмә авыруы (себер язвасы) белән хәл алай катлаулы түгел. Ул республикада соңгы тапкыр 2014 елда, Кукмара районында ачыкланган булган. Шулай да сак булу таләп ителә. Республикада түләмәле терлекләр күмелгән үләт базлары шактый. Язгы кар сулары белән аларның кабаттан күзәтелүе бар. Бу чир йөз елдан соң да баш калкытырга мөмкин. Ә менә мөгезле эре терлекләр арасында була торган нодуляр дерматит Татарстан өчен аеруча куркыныч. Узган ел Россиядә әлеге авыруның 43 очрагы теркәлгән булган. Шуның 40ы – Идел буе федераль округында. “Күршедәге Оренбург, Саратов, Башкортстан, Ульян өлкәләрендә хәл тотрыксыз. Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән миллионнан артык вакцина сатып алдык. Республикада булган мөгезле эре терлекләргә, шул исәптән, шәхси хуҗалык малларына да вакцина ясарга җыенабыз”, – ди Алмаз Хисаметдинов.
Республика ветеринарлары Корбан бәйрәме якынлашкан көннәрдә сарыкларга җентекле тикшерү үткәрергә булган. Чөнки үзебездә сарыклар җитәрлек булмагач, корбанлыкларны чит өлкәләрдән кертәләр. Алар белән бергә куркыныч йогышлы чирләр дә кайтуы бар. Узган ел Башкортстанда тилчә авыруының килеп чыгуы – моның ачык мисалы. Бер фермерның Казахстаннан рөхсәтсез сарыклар алып кайтуы аркасында якын-тирә берничә авылда терлек башы юк ителде, җирлеккә финанс яктан шактый зыян килде. Дөрес, сарыклар тилчә белән чирләми, әмма алар авыруны таратучы булып тора.
Малларны бары тик ветеринар белешмәсе булган очракта гына кайтарырга мөмкин. Сүз уңаеннан, бу таләпләр даими рәвештә маллар алып кайтып сатучыларга да кагыла. Мал сатып алучылар да уяу булырга тиеш: тәкъдим ителә торган малга ветеринар белешмә юк икән, аны алмавыгыз хәерле. 
Ветеринарлар узган ел 2647 тикшерү уздырган. 190 кагыйдә бозу очрагына юлыкканнар. Бер миллион сумнан артык штраф салынган. Бу эш быел да дәвам итә. Йогышлы авыруларны булдырмау максатыннан, йорттан йортка йөреп, аңлатулар да алып баралар. Төрле белешмәлекләрдә тараталар.
– Ветеринарлар юктан да проблема ясап йөри инде дип уйламагыз, – ди республиканың баш ветеринар табибы Алмаз Хисаметдинов. – Уяулык һәркем өчен кирәк. Шәхси хуҗалыгыгызга мал табибы килеп керә икән, терлекләрегезне күрсәтүдән, аларга вакцина ясаудан баш тартмагыз. Терлекләрнең сәламәт булуы гаиләгезнең иминлеге өчен дә мөһим. Малларыгыз авырып китә икән, үтәр әле дип тынычланмагыз, бер тәүлек эчендә белгечләргә хәбәр итегез.
Лилия Нурмөхәммәтова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев