Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урынсыз шаяру

Хикәя

“Венера!” – диеп пышылдап кына эндәшкән тавышка, кыз борылып карады. Гаҗәпләнүе тышка чыккан иде аның, нигә бу түбән оч малае Вадим, аңа шулай эндәште соң әле?! Шул арада, Венераның мәктәп сумкасын килеп, эләктереп алды да: "Үзем күтәреп кайтам!" – диде ул. Менә шуннан тотынды инде барысы да... Көн арты көн үтте, Вадим белән Венераның очрашулар дәвам итте. 7нче классны гына бетереп килсәләр дә, алар инде олыларча алдагы тормышларын күз алдына китереп, мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларына керергә, аннан эшкә урнашырга, бергәләп гаилә корырга дип хыялландылар. Тик... Эх, менә шушы “тик” дигәннәре... Мәктәпне тәмамладылар, уку йортына да керделәр, аны бетергәч, эш тә таптылар. Венера укытучы булып Казанда мәктәпкә урнашты, Вадим авыл хуҗалыгы тармагына кагылышлы һөнәр сайлаган иде, авылга кайтып, агроном булды. Авылны бик яраткан Вадим, Венераны да үзе белән чакырды. Ә Венера, шәһәрдә яшәүне кулайрак күрде. Бәхәсләшә торгач, Венера, 1 ел гына эшләр дә, авылга кайтыр дигән карарга килделәр. Бер атнаны Венера авылга кайтса, икенче атнаны Вадим Казанга килеп җитә торган булды.

Ә бу ял көнне, Венера сөйгәнен көтә-көтә, тәмле ризыгын әзерләп, җыештырынып йөргәндә, телефон шалтырады. Вадимы шалтырата икән бит! Шатланып телефонны тотуы булды, әллә ни булды аңа. Кемдер анда сөйләде, ә нәрсә сөйләгәнен төгәл генә аңлап та җиткезмәде. Бары тик: “Вадимны көтмә, ул минем янымда, без өйләнешергә сүз куештык" – дигән чәрелдек тавыш аның колагында озак яңгырап торды. Ярты сәгать вакыт үткәннән соң килеп ишек шакучыга да ачмады, телефон да тотмады ул төнне Венера.

Бу вакыйгадан соң, Венера Вадим белән бөтенләй сөйләшмәс булды. Ансы күпме генә аралашырга, аңлатырга тырышып караса да. Юкса, бу шаяру гына иде. Вадим Казанга килгәндә, телефонны янында утырган сеңлесенә бирде, шулай дип кара әле, янәсе, нәрсә дияр икән Венерасы. Ә шул көннән башлап, Венера өчен Вадим ялганчы, аның хисләреннән көлүче булып калды. Озак та үтми ,беренче сүз кушкан егеткә кияүгә чыгып, тормышын дәвам итте. Ә Вадим кирәксез шаяруы өчен үзен сүгеп яшәде, үз эченә бикләнде, гафу итә алмады ялгышын. Беркемне дә үзенә яр итә алмыйча, гомеренең көзенә җитте. Урынсыз шаяру башка җитә икән кайчак...

Фото: pixabay.com

Фрида ЗАКИРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев