Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта һәм Сарсаз-Багражда зиратта часовня аруландырылды

Зәй районының Баграж авылларында яңа часовня төзеделәр.

19 октябрь көнне аны аруландыру – тантаналы төстә ачу оештырылды. Ул Архангел Михаил исеменә аруландырылган. Шушы авылларда туып-үскән кешеләр дә, кунаклар да часовня ачылу уңаеннан монда җыелган.

"Яңа часовняның кирәк-яракларына булыр, дип, кем күпме булдыра ала – шул тикле акча салып, үзеннән өлеш кертте. Яңа иман йортын ачу тантанасына, зур чиркәү булмагач, бары тик батюшка ике певчие белән генә килделәр. Бу часовня халыктан җыелган акчага төзелде. Әле һаман да ярдәм җибәреп торалар. Бөтен эшне, кирәк материалларны Алексей Үтәгәнов әзерләп алып кайтып торды, ә шундый матур стеналарны Фаил Ибраһимов өеп бирде",- дип хәбәр иттеләр Урта Баграж өлкәннәре.

Түбә ябучылар - үз авыл егетләре икән. Авыл җирлеге башлыгы да булышлык итүдән читтә калмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев