Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Багражда һәйкәл һәм чачауник тирәсен кардан чистарттылар

Зәй районы Урта Баграж авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл һәм часовник янын мәдәният хезмәткәрләре карап, тәртипкә китереп, кардан чистартып торалар

Урта Баграж авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл һәм чачауник янын мәдәният хезмәткәрләре карап, тәртипкә китереп, кардан чистартып торалар. Әмма бу көннәрдә яуган бу кадәр күп карны бик тиз генә тулысынча беркем дә җыештырып бетерә алмый. Шунлыктан авыл халкы киңәшләшеп, кемнең җае бар, бүген җыелышып һәйкәл һәм чачауник янын кардан чистарттылар. Әлеге эшләрне авылда һәрвакыт Федора Краснова оештырып йөри. Берничә сәгать эчендә бердәм эшләп, һәйкәл һәм часовня тирәсен ялт иттерделәр.

- Кар бик нык басып киткән иде. Әлеге олы эштә катнашкан авылдашларымның барысына да рәхмәт белдерәм, - ди Федора Краснова.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев