Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Багражда чачауниклы чишмәгә юл ачканнар

Чишмәләрне чистарту, төзекләндерү һәм кадерләп тоту – саваплы эш. Зәй районының Урта Баграж авылында да көмештәй саф сулы чишмәләр күп.

Алар күбесенчә тау арасыннан, йә ерганак итәгеннән бәреп чыккан. Исемсезләре дә бар. Әлбәттә, халык куйган яңгырашлы, матур исемгә ия булганнары да бар. Шуларның берсе – „Көмеш чишмәсе” дип аталганы – авыл читендәрәк урнашкан. Авыл халкы сөйләве буенча кайчандыр бу чишмә анализларында күпмедер көмеш табылган булган. Ул тау итәгеннән агып чыга, барыр юлында инеш ага.

 


Тешләрне камаштырырлык салкын сулы кизләүләр үзләренең төрлелеге белән дә сокландыра. Халкыбыз элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту hәм төзекләндерү эшләре алып барган.
“Бу чишмәне башта авылыбызның читтә яшәүче егетләре – Петр Муханов казып, юлын ачып, чачауник куйган иде, әле хәзер дэ кайтып караштыра. Ә быел Алексей Бухаров уз инициативасы белән, берузе чишмәгә бару юлын чистарып, купер-басма ясап куйды”, – дип сөенеп хәбәр иттеләр багражлылар.


Тирә-юне чистартылган, төзекләндерелгән чишмәдән су алуы ук җанга рәхәт.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев