Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Баграж авылы үзешчәннәре спектакль күрсәтте

Зәй районының Урта Баграж үзешчәннәре Борис Васильевның «А зори здесь тихие...» әсәрен сәхнәләштерде.

Спектакльне мәдәният йорты хезмәткәрләре Батырлык һәм бердәмлек елы уңаеннан район театр сәнгате фестивале кысаларында әзерләде.

Күбебез өчен бу әсәр һәм аның буенча төшерелгән фильм яхшы таныш булса да, спектакль тамашачыларга сугыш еллары атмосферасын тоярга мөмкинлек биреп, зур тәэсир калдырды. Ул дәһшәтле елларда ирләр белән бергә япь-яшь кызлар да кулына корал алып Ватанны саклаган. Алар бу ике пәрдәле сугыш турында драманың төп геройлары булдылар. Рита Осянина (әлеге рольне Саодат Одинаева уйнады), Женя Комелькова (Наталья Ветлугина), Соня Гурвич (Татьяна Кондрабаева), Лиза Бричкина (Лариса Кузьмина), Галя Четвертак (Елена Куракова), Кирьянова (Зәмирә Нарзуллаева) һәм аларның командиры Федот Евграфович (Андрей Кузьмин) сугышның бер күренешен генә яктыртып, җиңүнең нинди зур корбаннар бәрабәренә яулануын күрсәттеләр.

Авыл халкы тарафыннан спектакль җылы кабул ителде, тамашачының күңел түренә үтеп керде.

— Гаиләләрен, эш-мәшәкатьләрен читкә куеп, көндәлек репетицияләргә йөргән авылдашларыма рәхмәтемне белдерәм. Исән-сау булыгыз, авылыбыз сез булганга матур! — мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Кузьмина.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев