Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урманнар яна

Май ае яңгырлы булса да, илебез урманнарында әледән-әле янгыннар чыгып тора

Россиядә ел башыннан урманнарда 4 мең янгын очрагы булган, ул барлыгы 270 мең гектар мәйданны биләгән.

Узган елны Россия хөкүмәте,  янгынга каршы тору өчен, ил бюджетыннан  регионнарга барлыгы 8 миллиард сум акча биргән.

 2010 елгы корылык чорында, “Рослесхоз” мәгълүматы буенча, 1,246 миллион гектар мәйдан ут кочагында калган. Ул чагында 85,5 миллиард сумлык зыян килгән.

Бу мәгълүмат Россия Президенты Владимир Путин катнашында уздырылган махсус киңәшмәдә китерелгән. Киңәшмә барышында Президент урман янгыннары өчен губернаторлар, республика җитәкчеләре турыдан-туры җаваплы икәнен искәрткән.  Болай да инде Россиянең 50 субъектында  янгынга каршы режим кертелгән.

13 майда гына  да илнең 19 төбәгендәге урманнарда чыккан 104 янгынны сүндергәннәр.

Узган ел безнең республикада чыккан  янгыннарның 14 очрагында 160 гектар мәйданда урманга  зыян килгән. Акчага күчереп исәпләгәндә, ул 5 миллион сум тәшкил иткән.

Урманнарда,  табигать кочагында ял иткәндә ут белән сак эш итәргә, тәмәке төпчекләре ташламаска, үзеңнән соң чүп-чар калдырмаска кирәклеген барыбыз да беләбез. Белү белән генә эш бетми, халыкның уртак байлыгы булган урманнарыбызны саклау – һәрберебезнең бурычы. Шуны онытмыйк.

Фото: pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев