Урманчыда булдык әле
Авылларга барган саен тырыш, гади кешеләрен күреп сөенәсең, ә буш йортларын күреп көенәсең.
Мамадыш районының Урманчы авылында да андыйлар юк түгел. Бетмәсен, яшәсен, яшәрсен иде авыллар.
Борынгы чиркәүдә
Урманчыга без килгәндә, Казан Алла Анасы иконасын искә алу көне уңаеннан, иртән-иртүк, Изге Троица чиркәвендә бәйрәм келәве бара иде. Башка авыллардан аермалы буларак, Урманчыда Казанский бәйрәмендә зиратка бару гадәте юк (анда Олы көннән соң баралар). Без кергәндә чиркәүдә 20ләп кеше бар иде. Келәүне отец Михаил белән отец Арсений славян телендә алып бардылар.
Совет чорындагы үзгәрешләр 1820 елларда салынган чиркәүнең язмышына да үз эзен сала, аны клуб, инвалидлар йорты итеп файдаланганнар. Ә 2006 елда ул, авыл халкы соравы буенча, “Берсут” агрофирмасы җитәкчесе Николай Кириллов ярдәме белән яңартылган, төзекләндерелгән. Анда хәзер иртә-кичен, бәйрәмнәрдә келәүләр бара. Ял көннәрендә келәү ике-өч сәгатькә сузыла.
Чиркәүдәге борынгы өч иконаны һәм, шулай ук, изге кодрәтләр кылучы иконаны да күрдек. Борынгы иконалар һәм чиркәү турында Зоя Альмановадан шактый кызыклы мәгълүмат ишеттек, алары турында аерым язарбыз.
“Керәшенчә келәүләргә отец Дмитрий белән Геннадий Сизовлар чакырыла. Үзебезчә, керәшенчә җазык әйтеп, өлеш алабыз. Отец Рафаил алты ел эшләде, аннан отец Александр эшләп алды. Чиркәүгә хезмәт итүче батюшкага төзелгән йорт та бар. Отец Михаил шунда яши. Авылда шау-шулы бәйрәмнәр үткәрүне ул бик өнәп бетерми. Шулай да, керәшен милли киемнәрен киеп, Чүк, Чишмә бәйрәмнәрен үткәрәбез. Бәйрәмгә кадәр, отец Михаилны чакырып, чын дөньяга күчкән карендәшләребезне искә алабыз. Быел да өстәлләр әзерләдек, казанда аш пешердек, кайтучылар да, якын-тирә авыллардан килүчеләр дә шактый булды”, – дип сөйләп үтте Зоя түти.
Керәшенсез авыл юк
Келәүдән соң, авыл җирлеге башлыгы Анатолий Ильин белән очрашып сөйләштек. Ул безне авылның бүгенге тормышы белән таныштырды: “Авыл җирлеге составына 8 авыл керә: Җәнлек совхозы поселогы, Урманчы авылы, Берсут авылы, Тарасово поселогы, Кама урман хуҗалыгы, Новый поселогы, Сотово авылы, Сухой Берсут поселогы. Җирлекләрнең барысында да төрле милләт кешеләре яши, ә Урманчы, тулысынча диярлек, керәшен авылы. Дөрес, авылда яшьләр азаеп бара. Авылның үзендә медпункт, чиркәү бар. Мәдәният йорты, мәктәп, кибет – күршедәге “Берсут” җәнлек совхозында гына, бүгенге көндә халыкның күпчелеге шушы совхозда һәм Кама урман хуҗалыгында эшлиләр. Юллар әйбәт, машиналар йөреп тора, көнкүреш кирәк-ярагына да, азык-төлеккә дә аптырамый халык. Ипинең ниндие кирәк, шундыен сайлап алырга була, Мамадыштан да, Казаннан да, Чаллыдан да китерәләр. Әле юлларны төзекләндерү программасына эләктек, киләсе өч ел эчендә, бездә юллар тагын да әйбәтләнер дигән өметтә торабыз”, – диде ул.
Юлыбызны дәвам итеп, Нина түти Питкова яшәгән йортка килдек. Ишегалдына килеп кергәч, сокланып сүзсез калдык. Андагы чисталык, матурлык, чәчәкләр! Күршесендә генә яшәүче керәшен карендәше шундый алтын куллы икән. Утырып ял итәргә агачтан ясап куйган эскәмияләре генә ни тора!
Икенче як күршесе Валентина түти Шәйдуллина да шунда булып чыкты. Икесе дә, чыгышлары белән, Урманчыдан булсалар да, хәзерге вакытта совхозда гомер итәләр. “Бик тату яшибез, көненә әллә ничә кереп хәл белешәбез”, – диде ахирәтләр. Бик моңлы да әле үзләре, ялындырып тормыйча, бер-ике җыру җырлап күрсәттеләр. “Урманчы сабантуе” көе бигрәк тә ошады. Җырлашкан арада Нина түтиләр йортына Казаннан кайткан туганнан туган энесе килеп керде. Җырга ул да кушылды.
“Җыр-моңга гашыйк нәсел без, мин баян классы буенча консерватория тәмамладым, музыка мәктәбен җитәклим. Керәшенчә әйбәт сөйләшә алмасам да, җырларын җырлыйм, көйләрен уен коралларында уйныйм”, – дип сөйләп тә алды Роман Токаев.
Нина түти заманында Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлаган. Валентина түти пенсиягә чыкканчы, авыл җирлеге башлыгы секретаре булган. Совхозда яши башлаганнарына да кырык елдан артык вакыт узган. “Туганайлар” газетасын укыйсызмы, алдырасызмы, дигән сорагач, икесе бер тавыштан: “Алабыз, әлбәттә”, – дип җавап бирделәр.
Дүрт түти янында
Урманчы авылы урамында капка төбендә ял итеп утыручы дүрт түти очрады. Болар – Анна Егорова, Зоя Гуслина, Елизавета Афанасьева һәм Зоя Шишкина. Алар безгә авылның хәзерге тормышы, кешеләрнең күбесе пенсия яшендә булуы хакында сөйләделәр. Үз авылларында кибет эшләсен иде дигән теләкләрен дә җиткерделәр. Медпунктта эшләүче фельдшер Гөлгенә Титова эшеннән канәгать булуларын да әйтергә онытмадылар. “Кәсилә” фольклор ансамбленә дә йөргән бу түтиләр, пенсиягә киткәнче, авыр хезмәт башкарганнар. Җәнлек үстерү совхозында озак еллар эшләгән Елизавета һәм Анна түтиләр “авырлык үзәккә үтәрлек булды, җитмеш килограммлы капчыклар да ташырга туры килде”, дип, искә алдылар. Зоя Гуслина кырда эшләгән, ә Зоя Шишкина сыер савучы булган.
Йорты каршына кунаклар килгәнен күргән Коля дәдәй тәлинкәсенә карбыз кисәкләре куеп, безгә үзенең хөрмәтен күрсәтергә дә өлгерде. Зоя һәм Николай Гуслиннар бергә 51 ел матур гомер кичерәләр. Кызлары күршедә генә тора, ире дә, үзе дә агрофирмада эшлиләр, ике уллары читтә яши. Зоя түти – Колышчы кызы. Урманчыга түтиләренә килеп йөргәндә Коля дәдәй белән очрашып, табышканнар. Озак еллар бергә тату яшәүнең серен “бер-береңне аңлый белүдә, киләчәкне уйлап яшәүдә”, дип аңлатты алар. Керәшеннәрдә фамилияләр кушаматтан барлыкка килгән, Гуслин фамилиясенең халкыбызда киң таралган уен коралы гөсләгә бәйле булуы да ихтимал. Коля дәдәй турында сөйләгәндә “ат җене” кагылган кеше инде ул”, дип көлделәр түтиләр. “Әле дә ат тота, йорт эшләребездә булыша, булган ир”, – дип тә мактады аны күршеләре.
Кызганыч, калган түтиләрнең җамагатлары мәңгелеккә, чын дөньяга күчкән. Авылда күп итеп мал-туар асраучы юк дәрәҗәсендә. Шулай да, түтиләр эшсез тормый, җәен җиләк-җимеш җыя, кышкыга әзерли, ә кышларын чигү-бәйләү белән шөгыльләнәләр икән. Яшьләре олыгаеп барса да, шаяртырга да яраталар үзләре.“Газетага безне оекбаш-бияләй генә түгел, шәлләр, өс киемнәре дә бәйли дип мактап языгыз, яшь чакта анысын да булдыра идек бит”, – диделәр.
“Үзем Урманчыныкы, кияүгә чыккач, совхозга күчтек, хәзерге вакытта да шунда яшим. Ирем 1995 елда ук якты дөньядан китеп барды Үзем генә яшим. Ике кызым бар, берсе – Казанда, берсе Мамадышта яши. 39 ел җәнлек совхозында эшләдем. Елына бер кешегә ике меңләп җәнлек үстереп бирү йөкләнгән иде. Эшкә 15 яшьтән тотындым, баштарак басуда эшләдем”, – дип үз тормышы белән таныштырды Анна түти:
Елизавета түти дә аннан калышмады: “Мин дә 15 яшьтән инвалидлар йортында санитарка булып эшли башладым. Аннары кияүгә чыктым, бер ел Кукмарада яшәдек тә, яңадан Урманчыга кайтып, җәнлекләр совхозына эшкә урнаштым. Бабаем киткәнгә 21 ел булды инде. Хәзерге вакытта үзем генә яшим, дүрт бала – өч кыз, бер малай үстердек”, – дип сөйләде.
“Мин ахирәтләр арасында иң чаясы, “атаман” дисәң дә була, – дип көлеп сүз башлады Зоя түтинең икенчесе – 17 ел сыер саудым, 23 ел норка үстердем. Ике малаем бар, булышалар, кайтып йөриләр”.
Урманнарга бай як булганга, аюлар да күренгәли, еланнар бик күп икән биредә. Алардан курыкмыйча, саклык чаралары күреп, иң мөһиме, тыныч, тату булып, ярдәмләшеп яши халык. Җәйге айларда Урманчы урамында бала-чага чыр-чуы тынып тормый Балалар, оныклар булу – зур бәхет, тәмле ризыкларын пешереп, аларның урам тутырып йөрүләренә сөенеп туя алмыйлар түтиләр.
Кама елгасыннан берничә генә чакрым ераклыкта, урман эчендә, яшеллек эчендә утырган Урманчы үз кешеләренә – авылдагыларына да, читтә яшәүчеләренә дә илһам өстәп, алар күңелендә үзенең якты киләчәгенә өмет чаткыларын сүндертмичә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев