Урланган кыз Раисаның бәхетле тормышы
Хәзерге вакытта безнең илдә кыз урлаган өчен, хәтта җаваплылыкка да тартырга мөмкиннәр. Әмма әле 30-40 ел элек кенә кыз урлау килен төшерүнең бер ысулы булган.
Яраткан кешең урласа, бер хәл. Таныш түгел кешеләрнең урлау очраклары да күп булган. Урланган кыз әти-әнисе янына кире кайта алмаган, чөнки ул ирдән аерылып кайтуга тиң булган
Яңа ел төнендә
Командировкаларга барганда керәшен әбиләренең мине ирем урлап кайтты дип сөйләүләре бик кызыклы тоела иде. Ничек инде урлаган? Ник урланган кыз кире өенә кайтмаган?..
Кукмара районының Кызыл Тау (Миләтле башы) авылында яшәүче Раиса Герасимова – урланган кызларның берсе, ул бер дә белмәгән кешеләр йортына килен булып төшә. Дөрес, бер-ике кич озаткан була аны “урлаучы”сы Алексей.
Раиса үзе шул районның Танькино авылында гади колхозчылар гаиләсендә туа. Гаиләдә биш бала үсәләр. Бүгенге көндә аларның олы дәдәйләре Николай – гүр иясе. Алар үскәндә 20 хуҗалыгы булган Танькино авылында бүген нибары 9 йорт кына калган. Туып-үскән йортлары да буш тора.
Кечкенәдән тегүче булырга хыяллана Раиса. Дус кызына ияреп, Казан шәһәренә укырга китәргә дә тели. Әмма кешенең – үз планнары, Ходайның үзенеке дигәндәй, тегүчелеккә укырга насыйп булмый аңа. Яшь кыз кибетче һөнәрен үзләштерә һәм күрше авылдагы кибеткә эшкә урнаша.
Раисаны 1982 елның Яңа ел төнендә урлыйлар. Ул елны отчёт җыелышын 31 декабрьгә куялар. Раиса Герасимова җыелышта катнаша. Соң гына кайтып, маскарадка барырга дип киенеп чыгып китә. Юлда кызның каршысына Кызыл Тау егете Алексей очрый. Раисаның аны кич клубка чыкканда күргәне була. “Безнең авыл кибетендә Кызыл Тау авылы кызы эшли иде. Клубка шул авыл егетләре еш килеп йөри башлады. Тракторга төялешеп киләләр. Алексейның бер-ике тапкыр озата да кайтканы булды”, – дип сөйләде ул үзе. Раисага таныш егет: “Яңа ел каршыларга сезнең авылга баруыбыз”, – ди. Ул үзе йөргән кызлары артыннан Үрәсбаш авылына киткән иптәшен көтеп калган икән. Бераздан Үрәсбашка киткән дусты да кайтып җитә. Сөйләшенеп куелган булса да, кызлар башка авылга бәйрәмгә китеп барганнар икән.
“Ярар, без сине төшереп куябыз”, – дип, мине коляскалы мотоциклга утырттылар. Ул елны Яңа елга кадәр кар әз генә яуган иде. Егетләр безнең авылга кереп тормадылар. Юлда акырдым-бакырдым, кире төшеп йөгереп тә карадым, котыла алмадым”, – дип сөйләде безгә Раиса Герасимова. Чакрым юлларны гизеп, Кызыл Тауга кайтып җитәләр. “Капкаларын бәреп ачтылар. Чәй эчеп чыгабыз, дип, өйгә алып кереп киттеләр. Клубтан Алексейның сеңлекәшләре кайтты, чәй ясадылар. Әни түгәрәк ипи башлап, Алексей белән икебезгә бүлеп бирде. “Бергә тигез гомер итегез”, дип тели башлады. Минем “юк-юк, апа, без чәй генә эчәргә кердек” дигән сүзләремә дә игътибар итмәделәр”, – ди ул.
Яратып чыкмаса да...
Кыз урлаулары турындагы хәбәр Танькино авылында да тарала. Ике атка төялешеп кызның ике абыйсы, энекәше һәм авылларының башка егетләре килеп җитә. Әмма егетнең әнисе югалып кала торган кешеләрдән булмый. Егетләрне җайлап-майлап кире борып чыгара.
Икенче көнне иртән Танькинодан кодалар килеп төшә. Раисаның әтисе аңа: “Кызым, син ризамы”, – дип сорый. Төне буе җылап чыккан Раиса “кияүдән кайткан” исем алудан куркып: “Риза”, – дип җавап кайтара. “Туганнары килсә дә, кеше сүзеннән куркыр, яшәп калыр”, – дип уйлаган Алексей булачак хатынының ризалыгын ишетеп җиңел сулап куя. Үзебезнең кешеләр дип, кызның нәнәсе белән тәтәсе дә ризалаша. Шулай итеп,18 яшьлек урланган кыз, килен булып, Герасимовлар йортында кала.
Бүгенге көндә “кешеләр нәрсә әйтерләр” дип чит бер кеше белән бергә яшәп калу башка сыя алмаслык акылсызлык булыр иде, мөгаен. Ул заманда кыз урлауга икенче төрле караганнар шул. Раиса кияүгә чыгарга ризалашса да, тиз генә яңа гаиләгә ияләшә алмый. “Көн саен сагынып елый идем. 6 ай үз авылымның кибетендә эшләп, Кызыл Тауга ялларга гына кайтып йөрдем”, – дип искә алды ул. Кечкенә генә өйдә Алексейның өйләнмәгән абыйсы, әнисе, авыру әтисе белән бергә 22 ел гомер итәләр. Шул йортта өч балалары – Борис, Денис һәм Альбина туа. Соңыннан күршедә генә үз йортларын төзеп чыгалар. Ире колхозда эшли, үзе мәктәп ашханәсендә 20 еллап повар була. Алар хәзерге вакытта күпләп мал асрап яшиләр.
Тормышка чыккач, тегә белүе дә ярап куя. “Балаларга, авылдашларга, кайнанама күлмәкләр тегә идем. Улларыма һәр Олы көнгә күлмәк тегеп кидерттем. Кызым мин теккән формалар белән мәктәпне, аннан мин теккән халат белән медицина училищесын бетерде. Соңгы курста ак халатын урладылар да әле. Димәк, әйбәт булган инде”, – дип көлде ул.
Балаларының барысы да гаиләле. “Кияүебез Раил, киленнәрем Лилия, Ләйсән – татарлар. Ике милләтнең дә бәйрәмнәрен искә алып, дус яшибез. Киленнәремне иптәш кызларым кебек күрәм. Үземнең кайнанам бик үткен кеше иде. Аның белән алай яшәп булмады”, – ди ул.
Раиса Герасимова табигатьне ярата. “Кичләрен урамга йөрергә чыгам. Җәй көне су коенам. 6 оныгымны ияртеп велосипедта йөрергә чыгып китәм. Кырларны әйләнеп, бар дөньяны онытып ял итеп кайтабыз”, – ди ул.
Табигатьнең матурлыгын күрә белгән кешенең күңеле дә матур була. Раиса Герасимова күңелендәге хисләрен шигырь юлларында чагылдыра. “Күңелемне нәрсәдер борчыганда, эчем пошканда шигырь язам. Дәфтәремне гел янымда йөртәм”, – ди ул. Шигырьләрен ВКонтактедагы “страничка”сында урнаштырып бара. Шигырьгә куелган лайкларга, комментарийларга куана.
38 ел элек булган Яңа ел төнен Раиса белән Алексей Герасимовлар көлеп искә ала. Яратып кавышмасалар да Дүрт дистә елга якын вакыт эчендә алар бер-берсенә ияләнеп, авыр минутларны бергә кичереп, иң якын кешеләргә әйләнгәннәр.
***
Туган авылыма кайтып барам,
Ә күңелдә уйный өермә.
Шул өермә басылыр шикелле,
Кереп чыксам туган өемә.
Менә авылым, менә безнең урам.
Бу урамда бары ике йорт.
Күрше йортның шөкер уты яна,
Безнең йортның инде уты юк.
Капка төбендәге каен да юк,
Ягылгандыр күптән тураклап.
Шул каенда таган атына идек
Бөтен бала-чага чиратлап.
Әкрен генә ачам мин капканы,
Ишетелми этләр өрүе.
Бигерәкләр дә авыр шул күңелгә
Бикле йортны ачып керүе.
Ишек катындагы зур мич тә юк,
Әни көн дә ипи пешергән.
Бик күп әйбер юк шул инде монда
Балачакны искә төшергән.
Балачактагыча түгел бер нәрсә дә,
Җиһазлар да инде бүтәнчә.
Тик әниемнең күңел җылылыгы
Сакланадыр кебек әлегәчә.
Шау чәчәккә күмелеп тамчы гөлләр
Утырыр иде тәрәз төбендә.
Әнкәй төсе итеп тамчы гөлне
Мин үстерәм әле бүген дә.
Туган йортның тойдым мин җылысын
Һәм тынычлык таптым күңелгә.
Әле ярый туган йортыбыз бар
Сагынганда кайтып керергә.
Дистә еллар инде буш торса да,
Монда кеше тормый димәссең.
Бөтен җирдә тәртип һәм чисталык
Хәтта бер пәрәвез күрмәссең.
Язмыш чит җирләрдә йөртсә дә,
Төпчек малай йортны ташламый.
Абзар-кураларны төзек тота,
Җимерелсә төзәтә, кадаклый.
Иман укып барысын искә алдым
Якыннарның олы, кечесен,
Гел генә дә кайтып йөреп булмый,
Инде Ходай үзе кичерсен.
Китәсең дә мени инде, диеп,
Әти тора сыман моңаеп.
Бәхиллеген биреп әни озатып калды,
Иске фотосурәттән елмаеп.
Исән чактагыча әткәй-әнкәй,
Көтәләрдер безне моңаеп.
Туган йортка кайтыр юлыбызны
Бикләмәсен иде Ходаем.
17-04-2021
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Булдыргансыз, Молодцы! Исэн Сау булыгыз!
0
0