Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ури Чаллысы авылы турында кызыклы фактлар

Ури авылы борынгы Ногай юлы өстенә нигезләнеп, Чаллы төбәгенең көнбатыш биләмәләрен тәшкил иткән. Авылга нигез салучылар географик яктан бик уңайлы урын сайлаганнар, чөнки көньяк-көнчыгыштан Шомбыт елгасы ага, ә аңа Таулар, Түбән оч, Бохар чишмәләре килеп кушыла

Ури Чаллысы - Шомбыт елгасы буенда, Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогыннан 40 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Ури авылы борынгы Ногай юлы өстенә нигезләнеп, Чаллы төбәгенең көнбатыш биләмәләрен тәшкил иткән. Авылга нигез салучылар географик яктан бик уңайлы урын сайлаганнар, чөнки көньяк-көнчыгыштан Шомбыт елгасы ага, ә аңа Таулар, Түбән оч, Бохар чишмәләре килеп кушыла. Авылны елга өсте тигезлегеннән 10-20 метр биеклегендәге үрләр (валлар) әйләндереп алган. Авыл аксакалларының әйтүенчә, авылның “Үри” дип аталуы да, бәлки табигый үрләр белән бәйледер. Дөрес, авыл атамасына карата башкача фикер йөртүчеләр дә бар.Ури авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераннары Гордеев Иван Кузьмич һәм Зиновьев Николай Исакович авыл атамасына карата мондый аңлатма бирәләр: ”Таулар авылы белән хәзерге Ури Чаллысы авылы арасында “Шомбыт” елгасының сул ягында атау бар. Шушы атауга каяндыр байгүрә Уринә исемле хатын килеп йорт сала һәм хезмәтчеләр сәүдәчелек белән шөгыльләнә башлый. Уринә тирә-яктагы авыллардан тире, йон, бал, балавыз, йомырка җыеп, Казан шәһәрендә сату иткән. Вакыт узу белән аның хезмәтчеләре дә үзләренә йорт төзи башлыйлар, авылның исемен Уринә хөрмәтенә “Ури “дип атыйлар.

Кулда булган тарихи документлардан 1724 елгы халык санын алу мәгълуматларыннан куренгәнчә, Ури авылында 108 керәшен яшәве билгеле. Бу сан авылдагы ясак түләргә тиешле булган ир-ат җенесләрен генә күрсәтә. 1887 елгы ”Список населенных мест казанской губернии и с кратким описанием их” дигән чыганактан күренгәнчә, Уридә 110 хужалыкта 596 кеше яшәгән:293 ир,302 хатын-кыз. 7 хуҗалык рус милләтеннән булган.

Авыл халкынын һәм хуҗалыклар санының артуы һөнәрчелек, кәсепчелекнең үсүе, базарларның ишәюе, читкә китеп эшләүчеләрнен күбәя баруы, патша хөкүмәтенең 1861-1870 елларда уткәрелгән либераль реформалар нәтиҗәсе булып тора. 1887 елгы документка караганда, авылдан 22 ир, 6 хатын-кыз даими рәвештә читкә китеп эшләгәннәр.

Авыл халкы игенчелек, терлекчелек, бакчачылык, умартачылык, һөнәрчелек, сәүдәчелек белән шөгыльләнгән. Тарихи документлардан Ури Чаллысы авылында 7 ир кешенең даими рәвештә тегүчелек белән шөгыльләнүләре күрсәтелә. Хезмәт ветераны, укытучы, пенсионер Мещерякова-Сорокина Анастасия Лазаревна истәлекләрендә, гаиләсе белән 25 төрле һөнәр башкаручы Сапожников Ефим дәдәй искә алына. Ул тегермән, тимерчелек тоткан, игенчелек, терлекчелек, итекчелек, тегүчелек һәм сату эшләре белән шөгыльләнгән.

Рәсми дәүләт кәгазендә Ури авылында 1736 елда авыл янындагы тау өстенә һәм 1771 елда яңадан агачтан чиркәү салыну турында әйтелә. Авылда 10 ир-ат,12 хатын-кыз священник яшәгән. Чиркәү XIX йөздә дә төзелгән һәм мәктәпләр дә ачылган. 1869 елны шул мәктәпләрнең берсендә, Алан- Полян авылында туган шагыйрь, Яковь Емельянович Емельяновның балаларга дәрес бирүе билгеле. 1892 нче елны Казан Изге Алла Анасы чиркәве төзелә һәм барлык чиркәүләр кебек, Казаклар Чаллысы, Иванай, Алан-Полян, Бирдебәк Чаллысында яшәүче керәшеннәргә хезмәт итә. Бу елларның истәлеге булып авыл читендәге елга “Поп елгасы” дип йөртелә.

1956, 1960 елгы мәгълүматлар буенча, авылда «Правда» колхозының үзәк утары урнаша. 1958 елдан Ури авылында – берләштерелгән «Победа» (үзәге – Казаклар Чаллысы авылы), 1993 елдан – мөстәкыйль «Чишмә» колхозы, 1996 елдан шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

2019 елгы мәгълүматларга караганда, Ури авылында 20 хуҗалык исәпләнә, аларда 54 кеше яши.

Авылның билгеле шәхесләре:

  • М.С.Глухов (1937–2003) – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, төбәкне өйрәнүче;
  • П.Ф.Краснов (1928–1965) – рәссам.


2019 елда Ури Чаллысы авылында Толстова Евдокия Григорьевна тарафыннан мәдәни мирас һәм керәшен тарихы музее ачыла. Музей Евдокия Григорьевнаның тормыш иптәше Николай Толстовның төп йортында, әбисе - Агафия Матвеевна Толстова нигезендә оештырыла.

Керәшеннәрнең үткәнен, тормыш-көнкүрешен чагылдыра бу авыл йортында урнашкан музей. Йорт эченә кергәч, үткәнгә кайткандай буласың: тонык кына яктылык сирпүче куыклы лампа, ап- ак пич, пич авызында чуен чүлмәкләр, ухваты (табагачы) да янәшәдә генә. Пич башына кәрзинле зур сыра бүтиле менеп кунаклаган. Ишек катындагы чаршау артында ястык-мендәрләре кабартылган карават. Түшәмгә эленгән сиртмәдә талдан эшләнгән бишек тирбәлә. Идәндә - суккан паласлар, стенада чигүле япмалар, суккан күлмәкләр, бистәрләр, күкеле сәгать, көзге. Өстәл өстендә самовар утыра. Җеп эрләү өчен каба, бизмән, көндәлек тормышта кулланылган башка күп төрле элеккеге эш кораллары - барысы да борынгы әйберләр. Түр почмакка, керәшен чигеше төшерелгән яулык астына тәре куелган. Биредә музейларда була торган салкынлык түгел, киресенчә, җылылык, ниндидер бер җанлылык тоясың. Әйтерсең, монда тормыш тукталмаган - менә хуҗа кеше кайтып керер дә, итек, бияләйләрен салып, пич алдындагы ярган утын өстенә киптерергә куяр, самоварын яңартып җибәрер. Чәй кайнаган арада, берәр кул эшенә тотыныр кебек тоела.

Һәрбер экспонат – үзе бер тарих. Ури авылының данлы үткәнен, иҗтимагый тормышын, халкының шатлык – фаҗигаләрен, хезмәт казанышларын чагылдырган экспонатлар халыктан бөртекләп җыелды. Алга таба да өч буын белән иңгә-иң торып йола-гадәтләр, халык мирасын торгызуны дәвам итү исәбем, - ди Евдокия Григорьевна.

Толстова Евдокия Григорьевна язмасыннан алынды

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев