Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үрәсбаштан Любовь Павлова: «Авылда узган һәр чара безне якынайта, берләштерә»

Узган ялларга туры килгән 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне иде.

Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла. Шушы уңайдан, Кукмара районының Үрәсбаш авылы китапханәчесе Алина Павлова авыл халкы белән әңгәмә үткәрде.

“Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез икән – бүгенге көн безнең өчен дә бәйрәм. Ә сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, һәрвакыт кайгыртырга кирәк. Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлекнең нигезе”, – дип сөйләде ул.

Үрәсбаш авылы китапханәсендә мондый чаралар еш үткәрелә.

“Болай җыелу безгә, ил-көн яңалыклары белән танышу өчен дә, вакытыбызны файдалы, күңелле итеп уздыру өчен дә кирәкле.  Авыл тутиләре белән бергәләп кроссвордлар, табышмаклар чишәбез. Спорт уеннары да уйнап алабыз. Яраткан "Туганайлар" газетасының һәр килгән санын да җыелышып укуны гадәткә керттек.  Үзебезгэ бик куп мәгьлумат алабыз. Газета, авылда узган һәр чара безне берләштерә, якынайта.Өлкәннәргә ияреп балалар да килә”, – диде безнең белән даими элемтәдә торучы Үрәсбаш балалар бакчасы җитәкчесе Любовь Павлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев