Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Урагай» ансамбленең отчет концерты узды

Кичәне җырчы Валерий Шрыков һәм биюче Григорий Сергеев чыгышлары да бизәде.

Мамадыш районында бу көннәрдә үзешчән сәнгать коллективларының отчет концертлары бара. 

10 ноябрь кичендә мамадышлылар "Урагай" халык фольклор ансамбле концертына җыелды. Районның мәдәният йорты сәхнәсендә коллектив Мамадыш керәшеннәренең фольклоры, традицияләре һәм йола-гадәтләре белән бәйле программа тәкъдим итте. 

– Тырыша-тырыша, көн саен репетицияләргә йөреп, әзерләндек. Концертыбыз бик күңелле, матур гына узып китте. Бер ел эчендә өйрәнгән номерларыбызны күрсәттек. Тамашачылар да күп килгән иде. Чыгышларыбызны бик җылы каршы алдылар, – дип сөйләде ансамбльнең җитәкчесе Татьяна Петухова.

Кичәдә чакырылган кунаклар да булган. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Шрыков һәм Татарстанның атказанган артисты, биюче Григорий Сергеев чыгышлары концертны тагын да бизәде.

Фото: Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш районы Урагай