Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Унисим бабайның сигез имана җире булган

Мамадыш ягындагы Түбән Әрнәш авылында 1930 елда туган Николай Тимофеев истәлекләреннән.

Минем бабам — әтинең әтисе Петр Тимофеевич Тимофеев 1884 елның июль аенда, Питрау бәйрәме көнне дөньяга килгән. Ул көнне эшләми, ел да тәкә суя, азрак бәйрәм дә итеп ала иде.

Бабай уртача буйлы, артык калын булмаган гәүдәле, төскә-биткә ярыйсы гына, гаделлекне яратучы, туры сүзле һәм әзрәк кырысрак кеше иде. Бервакытта да сакал-мыек йөртмәде. Ул патша армиясендә хезмәт иткән, 1914 елгы герман сугышында катнашкан. 

Бабайның гомер буе кулыннан балта төшмәде, үз эшенең чын остасы иде ул. Үз куллары белән ясаган шкафлар, терәкле һәм терәксез урындыклар, материя белән тышланган диваннар йортның бизәге булып торды. Элек йорт җиһазларын хәзерге кебек кибеттән алу юк иде. Һәрбер йортны кулдан ясалган җиһазлар бизәде. 

Бабай, шулай ук, пыяла куючы оста да иде. Үзебезнең һәм янәшә-тирәдәге авылларда аның кулы тимәгән тәрәзәләр булмагандыр. 

Кеше үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш, дигән сүз бар. Буыннар ялганышын шәҗәрә дип әйтәләр. Бабайлар ягыннан безнең шәҗәрә менә болайрак: тамыры Иван Грозный чорына ялганган Илья бабай, аның улы — Иван, аннан — Василий, аннан соң — Унисим, аннан килеп — Тимофей, анысыннан соң — Петр, аннан соңгысы — Иван һәм шулардан соң мин — Николай Иванович. 

Бабайның әтисенең атасы Унисим бабай 8 имана җире чәчеп торган. Ул заманнарда җирне 12 елга бер мәртәбә җан башыннан һәм бары ирләргә генә бүлгәннәр. Патша законы нигезендә, хатын-кызга җир бирелмәгән. Шуңа күрә дә семьяда ир бала тууы яхшы саналган. 8 имана җиренең 1се —Унисим бабайның үз җире, калганнары — Гөрмей бабай, Темей бабай (бу икесе — үз уллары), бабай, әткей бабай (Константин Смирнов), Гөркәй дәдәй (Григорий Анисимов), Микиш һәм Микулайныкы (болары — Темей бабай балалары).

Менә шул 8 имана җирне чәчеп, атлар, сыер, сарыклар асрап, Унисим бабай нык, таза тормышта яшәгән, 93кә җитеп дөнья куйган.

Ул заманнарда бер атаның өйләнгән икешәр улы бер йортта торганнар. Мондый зур семьяда табак-савыт та шалтырамый калмагандыр. Андый вакытларда Унисим бабайның законы бик коры булган: ачуы чыкканда йодрыгы белән өстәлгә бер сукса, өстәл тактасы шартлап сынган. Аның олы малае Гөрмей янәшә-тирәгә билгеле көчле кеше булса да, Унисим бабайга сүз әйтергә дә курыккан. Унисим бабай үлгәннән соң, улы Гөрмей төп йорттан аерылып, башка чыккан. 

Унисим бабайның икенче улы Темей Түбән Әрнәш авылы старостасы булып торган. Шунлыктан аның байлыгы да, дәрәҗәсе дә зур булган. Ул шуннан файдаланып, 1905 еллар тирәсендә Урманче авылының данлыклы бае кыызна өйләнгән. Алар бергә 39 ел чамасы яшәп, дүрт малай үстерәләр: безнең тәтәй Иван, Василий, Илья һәм урсәтей Николай.

Әбиебез Пелагея 1945 елның 9 январенда дөньядан китте. Петр бабай әбидән калып 17 ел яшәде. 1961 елның 9 февралендә, 77 яшендә дөнья куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев