Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ундүрт яшькә кадәр социаль челтәрләрне куллануны тыярга мөмкиннәр

Татарстанда балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец Россия Дәүләт думасының гаилә мәсьәләләре буенча комитеты башлыгының беренче урынбасары Татьяна Буцкога шундый тәкъдим белән чыккан.

Ирина Волынец балаларга 14 яшьләренә кадәр — социаль челтәрләрдән файдалануны тыярга, ә 18 яшьләренә җиткәнче бары тик ата-аналары ризалыгы белән генә рөхсәт итәргә дигән фикердә тора.

Волынецның әйтүенчә, интернетта балалар мошенниклар тозагына эләгергә, тыелган куркыныч төркемнәргә дә керергә мөмкиннәр. Шулай ук, алар психологик тәэсир ясый торган төркемнәргә кереп китеп, ахыр чиктә, ул төркемдәгеләрнең бу балаларны үз-үзләренә кул салырга этәрү куркынычы да зур. Яшь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, балаларның интернеттагы мәгълүматны бар очракта да дөрес бәяли алмаулары да бар.

Мисалга ул Евросоюзда 16 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрләрдә үз ата-аналары яки опекуннары рөхсәтеннән башка теркәлү тыелганын китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев