Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Унбер яшьлек Егор Морозов батыр булган

Түбән Кама муниципаль районының беренче мәртәбә оештырылган балалар Сабантуенда керәшен малае Егор Морозов үзен яшьтәшләре арасында иң көчлесе итеп танытты.

Балалар Сабантуеның иң зур, төп ярышы булган милли көрәштә 12 яшькә кадәрге малайлар арасында Егорга тиңнәр юк иде.

 Бу малай – көрәшчеләр нәселеннән: аның әтисе Артем да, әтисенең бертуганнары Вадим һәм Константин да – районыбызның керәшеннәр яши торган Трудовой поселогын көрәш дөньясында таныткан батырлар.

Егор Түбән Кама шәһәренең 32нче гимназиясендә укый, быел бишенче класска барачак.

Укырга кергәнче үк, бабасы Павел аны “Шинник” спорт комплексының милли көрәш бүлегенә, тренировкаларга  алып килә башлаган иде. Соңгы вакытта Егор үзе укый торган гимназиядәге  ирекле көрәш секциясендә дә шөгыльләнә.

Гәүдә авырлыгы инде хәзер үк 72 килограмм  булган Егор Морозов киләчәктә Түбән Каманың иң көчле  көрәш батырларыннан берсе булыр, дигән өмет бар.

Виктор Шадрин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев