Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ул һәрвакыт түземле һәм гадел укытучы була

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Керәшен Сәрдәсе авылыннан Анна Никифоровага укытучы һөнәре бала чакта ук ошый башлый. Озак уйлап тормыйча, ул мәктәпне тәмамлаганнан соң педагогика институтына укырга керә

- Институтны тәмамлаганнан соң Күн авылында эшләдем, аннары Керәшен Сәрдәсе авылына кайттым. Биредә 50 елдан артык хезмәт куйдым, - дип искә ала Анна Григорьевна. - Ирем һәм балаларым мине һәрчак хуплады, минем уңышларыма сөенде.
Ул мәктәптә математика укыткан. Балалар аның түземле һәм гадел укытучы булуын әйтәләр. Анна Никифорова һәрвакыт укучылар ягында була, аларга ярдәм итә.

Бервакыт ул бәйге оештыра – укучыларны борынгы мәдәният һәм көнкүреш предметларын алып килергә чакыра. Авылдашлары ярдәме белән бик күп экспонат җыела, аларны урнаштырырга урын җитми башлый. Шулай итеп, Керәшен Сәрдәсе авылында музей ачыла, бу 1986 елда була. Мәктәптә укытучылык эшчәнлегеннән соң Анна Григорьевна үзен тулысынча музейга багышлый. Пенсиядә укытучы бакча белән шөгыльләнә һәм өч оныгын тәрбияли.

Автор: Ольга Ефремова

Народный вокальный ансамбль кряшен "СӘЯР"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев