Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ул күпләрнең күңелендә

Бөек Ватан сугышы турында мин ишетеп кенә беләм. Әмма сугышның бөтен авырлыкларын кичергән өлкән буын кешеләренең сөйләгәнен ишеткәч, алар җилкәләренә ул вакытта нинди авырлыклар төшкәнен белгәч, күңелне авыр хисләр биләп ала. Әлеге язмам тыл хезмәтчәннәренең берсе Пелагея Захаровна Кузнецова турында

Ул 1924 елның 25 февралендә Түбән Биш (Бишавыл) авылында туа. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан  соң, 1939 елда Чистай медицина училищесына укырга керә. Биредә укыган вакытта укытучылар, кызның феноменаль хәтергә ия булуын исәпкә алып,  аңа алга таба югары уку йортында белем алырга киңәш итәләр.  Әлеге уку йортын тәмамлап шәфкать туташы белгечлеге алганнан соң,  ул авылга кайта һәм сельпода сметчик булып эшли башлый. Ә тиздән аның уку турындагы планнарын сугыш сызып ташлый.

1941 елның июлендә үк авылга эвакуацияләнгәннәр килә, шул исәптән -  Ярославль балалар йортыннан да. Аларны башта мәктәпкә урнаштыралар, соңрак  йортларга күчерәләр. Эвакуацияләнгәннәр  арасында Түбән Новгород өлкәсенең Иске Руссада торак пунктыннан   Четверин фамилияле кеше дә була. Белемле,  законнарны яхшы белгән бу кеше шулай ук  сельпода эшли башлый һәм Пелагеяга бухгалтериянең барлык нечкәлекләрен өйрәтә. Кечкенә генә буйлы кызны ул  “кнопка” дип йөртә башлый.

1942 елның язында Пелагеяне Казанга 3 айлык бухгалтерлык курсларына җибәрәләр. Ул вакытта шәһәрдә  госпитальләр оештырыла, тулай торак савыт-саба складында урнашкан була. Көндез кызлар укый, ә буш вакытларында  мех бүрекләр, яралыларның өс-башын юалар, солдат киемнәре  тегәләр.

Курслардан кайткач, 1942 елның августында Пелагея янә авыл бухгалтериясендә эшли башлый. 1943 елда ул фронттан авыр яраланып кайткан  данлыклы авылдашы Петр Васильевка кияүгә чыга. Шулай итеп, аның гаилә тормышы башлана,  гаиләдә дүрт бала туа. Шунысын да әйтик,  алар арасында Мәскәү циркының булачак артисткасы Зинаида да була.

Пелагея Захаровна  озак еллар сельпода, соңрак хәзерләүләр конторасында хисапчы булып эшли. 1947 елда ул "Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.

Гаилә авылдан Иске  Зәйгә күчеп килә.  Моннан берничә ел элек Пелагея Захаровна вафат булды.Аның турында якты истәлекне балалары, якыннары һәм бу гаҗәеп хатын-кыз белән танышырга, аралашырга насыйп булган  кешеләр саклый.

Светлана Долгова, туган як тарихын өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев