Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ул күбебезнең кумиры иде”... Мәскәү кунаклары Федор Симашев музеенда

21 нче май көнне "Ялта-Зәй" чаңгы үзәгендә Россия чаңгы спорты федерациясенең чираттагы отчет-сайлау жыелышы узды. Аңа кадәр федерация членнары Зәй районы Югары Баграж мәктәбендә оештырылган Олимпия чемпионы Федор Симашев музеенда булды. Кунаклар арасында спортның әлеге төре буенча Олимпия чемпионнары да бар иде. Музей кунакларны зур үзгәрешләр белән каршылады. Аны заманча...

21 нче май көнне "Ялта-Зәй" чаңгы үзәгендә Россия чаңгы спорты федерациясенең чираттагы отчет-сайлау жыелышы узды. Аңа кадәр федерация членнары Зәй районы Югары Баграж мәктәбендә оештырылган Олимпия чемпионы Федор Симашев музеенда булды. Кунаклар арасында спортның әлеге төре буенча Олимпия чемпионнары да бар иде.

Музей кунакларны зур үзгәрешләр белән каршылады. Аны заманча итеп үзгәртеп коруда, җиһазлауда "Челтәр компаниясе" ААҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы чаңгы һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, федерациянең беренче президенты Эдуард Галиевнең булышлыгы зур булды. (Олимпиада атрибутлары белән җиһазланган музейда экспонатлар яңа сулыш алды). Алар ярдәме белән мәктәп биләмәсендә чемпионга багышланган стелла да куелды. Мәктәп коллективы стелла алдында чәчәкләр үстерергә дә өлгергән. Мәктәп, музей хәзер чит илдән килгән кунакларга да күрсәтерлек. Мәскәү кунакларын мәктәп коллективы бик җылы итеп, ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршылады. Укучылардан оештырылган тынлы оркестр кунакларны рухландырды, хисләндерде.

Кеше китә, эзе кала. Ил, республика, район, авыл өчен күп эш башкарган Федор Симашев хөрмәтләүгә лаек. Йөзеннән елмаю китмәгән Симашев фотосурәте куелган стелла кырында кунаклар озак уйланып басып торды. Яңа ачылган экспозиция кызыл чәчәкләргә күмелде. Аннан кунаклар Симашев музеен, андагы экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар, мәктәп коллективы, укучылар белән якыннан аралаштылар, багражлыларның Федор Симашев турында истәлек-ядкарьләрне кадерләп саклауларына сокландылар. Чаңгы спорты буенча дүрт мәртәбә Олимпия чемпионы Николай Замятин экспонатларның һәрберсен игътибар белән карады.

- Федя, әйтерсең, безнең арада. Елмаеп торган йөз менә-менә җанланыр кебек. Биредә күңел йомшарды, хәтирәләр яңарды. Без аның белән аралашып яшәдек, ул - өлкәннәр, мин яшүсмерләр командасында ил өчен чыгыш ясадык. Яшермим, безнең күбебезнең кумиры иде ул. Әле дә исемдә, Грузиядә тренировкалар вакытында, кайдандыр ат табып, аңа утырып, "Асса!" дип безнең яннан гөрс итеп узып киткән иде. Авыл баласының шулай үҗәт, максатчан булуына соклана идек, - ди чемпион.

Ул аның әти-әнисе, туганнары белән дә кызыксынды. Саха-Якутиядән килгән Екатерина Никитина да якташыбызны белгән. "Музей бүгенге белән киләчәкне тоташтырса, яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйнаячак", диде. Хисләр ташкынын тыярлык түгел: кунаклар тәкъдимнәр дәфтәренә аларны түкми-чәчми күчерә. Бүгенге көндә Россия чаңгычыларын ярышларга әзерләүче тренер Юрий Чарковский да Симашев белән якыннан таныш булган. Якташыбызның гади, самими, эчкерсез, үтә тырыш, үтә үҗәт булуы турында хәтирәләре белән уртаклашты ул. Мәктәп коллективына чемпион якташларын онытмаганнары, хәтер яңартулары өчен рәхмәт белдерделәр, уңышлар теләделәр, истәлеккә дип бергәләп фотосурәткә төштеләр. Үзләре дә чаңгы спортына битараф булмаган укучыларның Олимпия чемпионнары белән аралашу, бергәләп фотога төшүе бер горурлык та, спортта зур уңышларга ишарә дә. Кем белә, бәлкем, биредә Симашев дәвамчылары булыр.

Рәзимә КАШАПОВА, Зәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев