Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ул бит безнең Оксана!

25 май көнне Мамадыш районы Усали урта мәктәбендә “Соңгы звонок” яңгырады. Мәктәбебез тарихында беренче тапкыр быел 11нче сыйныфны 1 укучы тәмамлый. Ә бит Усали мәктәбе 18 авылдан җыелып, алтышар параллель сыйныф укучылар чыгарганын хәтерли...

11нче сыйныфны тәмамлаучы Сидорова Оксана – күрше Албай авылыннан. Туган авылы мәктәбен алар өчәү тәмамлаган. Безнең мәктәптәге булачак сыйныфташлары да эшче һөнәрләр үзләштерүне хуп күрде. Оксана безгә уку отличнигы булып килде. Һәм билгеләрен тулысынча аклады. Берүзенә бер сыйныф булып укыса да, без аны “ятим” итмәдек. Сыйныф эшләре, төрле ярыш-конкурсларда ялгыз булмасын дип, узган елгы 11нче сыйныфлар, ә быел 10нчылар белән “берләштердек”. Бу укучы төрле фәнни-практик конференцияләрдә, район олимпиадаларында катнашып, урыннар алды. Белеп тордык: Оксана кая барса да, урын алмыйча кайтмаячак.

Мәктәп кичәләрендә төрле халык биюләрен башкарып хозурландырса, спорт ярышларында да  ул гел алдынгы. Республикакүләм уздырылган җиңел атлетика ярышларында әллә ничә тапкыр призлы урыннар белән кайтты. Кайбер дистанцияләрдә I урынны бирмәде. 18 яшьлек кызлар арасында Россия беренчелегенә уздырылган кросста III урынны яулап кайтып та шаккаттырды ул безне. Чаңгы спорты буенча да Республикабыз күләмендә җиңүләре күп. Район ярышларында I урынны алмый калганы бөтенләй дә булмады.

Оксана – геройлар авылыннан. “Батырлык дәресләре”ндә ул герой авылдашлары белән горурланып, берничә мәртәбә чыгыш ясады. Булган материаллары белән бүлеште.

Мәктәп тарихында матур эз калдырып китәчәк кызыбыз язмышын хокук тармагы белән бәйләргә хыяллана. Алда – Бердәм дәүләт имтиханнары. Аларны уңышлы тапшырачагына без ышанып калабыз. Ул бит безнең Оксана!

 

Лидия КОНСТАНТИНОВА -

Мамадыш районы

Усали урта мәктәбе укытучысы,

сыйныф җитәкчесе.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев