Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укытучы Егоровлар гаиләсе

Фирая Моратованың «Игәнәле Наратасты» китабыннан.

Торф чыгаруда

... Лукия егерме яшендә вербовать ителеп, Иркутскига эшкә китә. Шул китүдән бер ел кайтмыйча, 1947 елга кадәр тимер юлда эшли. Ул анда Нурлат егете Искәндәр Ибраһимов белән таныша. Өйләнешәләр. Уллары Марс туа. Лукия җиде айлык улын алып, чираттагы ялында авылга кайта. Апалары киңәшен тотып, кабат Иркутскига бармый, ә Горькийга, торф чыгарырга китә. Наталья һәм Александра баланы алып калалар. Марс бик каты чирләгәч кенә Лукияне чакыртып кайтаралар. Марс мәктәптә укый башлаганда да әле әнисе торф чыгарырга йөри. Алар торф чыгарырга киткәндә Павел белән Марс икәүләшеп елап, әниләрен озатып калалар (Павел Даниловның әнисе Ольга да торф чыгаруда эшли). Лукия 1955 елда авылга кайта һәм алар, бертуган өч кыз, әтиләре Федордан калган шушы нигездә 1956 елны йорт салалар... 

Авылның татар килене
Павел МТСта тракторчы булган, сугышка 1943 елда китә, Берлинга кадәр барып җитә. 1948 елда кайтып, аерым йорт җиткерә. Павелның хатыны Сабира — Азалак авылы кызы. Павел үзе тракторчы, ә Азалак кызы прицепщик булып эшләгән. Язмышлары бәйләнеп, татар кызы керәшен авылына килен булып төшә. Ул елларда әле бу Наратасты халкы өчен сәеррәк хәл булгандыр. Олылар үз сүзләрен бала аша җиткерәләр. Бәләкәй Марс Павел дәдәйләре белән Сабира җиңгиләре турысына бара да, дөнья яңгыратып җыр суза:

Биек тауның башларында
Мичкә-мичкә кәрәчин.
Татар кызына өйләнмәсәң,
Беткәнмени керәшен?!

Малай үзенең ни җырлаганын да аңламаган, әмма олылардан кемдер өйрәткәнне җиренә җиткереп, бар авылга ишеттергән. 

Авыл халкы бик тә нечкә психолог бит ул, ни уйлаганын турыдан гына әйтмәс, җайлап-җайлап кына суктырыр. Наратастының ул чор кешеләре дә, бәлки дипломатия сүзенең ни аңлатканын белмәгәннәрдер, әмма бу мәсьәләдә теләсә кайсы укымышлыны уздырырлык тәҗрибәгә һәм сизгерлеккә ия булганнар. Кешенең күңел кылын сабый аша тартуның, әйтәсе сүзеңне бала авызыннан иштетерүнең, я, әйтегез, ни гаеба бар?! Аның каравы, үз теләгеңә дә ирешәсең, кирәк санаган кешеңне чеметтереп тә аласың...

Ә татар кызы Сабира белән керәшен егете Павелның балалары — Клара, Люция, Светлана, Лена... Павел үзе 1974 еллар тирәсендә вафат була. 

Бер уч арыш өчен
Федор карт кызларыннан иң олысы Натальяның бер-ике уч арыш алып кайтып, мич төбенә киптерергә куйганын кемдер җитәкчеләргә әләкләгән. Сеңелесе Александра аның гаебен үз өстенә алып, төрмәгә киткән. Бер уч арыш өчен өч елын тайгада, авыр хезмәттә уздырган. Заман кырыслыгы гына булдымы икән, әллә кеше язмышы белән уйнаучыларның үчлелеге, каты бәгырьлелегеме...

Александра сугыш алдыннан гына ире Алексейдан аерыла. Эшләгәненә икмәк бик күп тиясе булганлыктан, чит кеше өенә китмәсен дип, туган нигезенә кайта... Ул колхозда дуңгыз карый, яшелчә бакчасында да эшли. Ирләрчә нык була. Акчасын биленә бәйләп, берүзе Зәй районындагы Ильич авылына бура белешергә китә. Өй салгач, бер кавем, «мин монда гына калам» дип, туталары Наталья әле иске өеннән чыкмый.

Бер түбә астында 
Бер түбә астында яшәүче өч хатын-кызның эше үзара төгәл бүленгән була: Наталья кулында — өй эчендәге эш-мәшәкать, ул үзен хуҗа кешедәй тота; Лукия, нигездә, ир-ат эшендә; Александра — мал-тутар, ишшегладындагы башка эшне карый. Бик тәртипле тормыш алып барган бу эшчән кызлар.

«Печән чабам, Наталья түти ашарга китергән. Тамак ялгарга туктадым, ә ул чалгыны алып печән чабып китмәсенме?! Сиксән яшендә! Шаккатып карап торам. Картайгач та эшсез тормадылар. Наталья түти сиксән өч яшендә потлы чиләк белән су алып керде. Александра түти туксан яшендә дә бакчада бәрәңге җыешып йөрде. Өч кыз туган бик сирәк кенә бергә яши ала. Ә безнекеләр бер йодрык булып, тату яшәделәр», — дип сөйли Марс Федорович. 

Әби тәрбиясендә
Марс Егоров 1954 елда мәктәпкә укырга керә. Классташларыннан Васяның атасы Евдоким — балта остасы, Зинаның атасы Демьян — шофёр, Клавдиянең әтисе Григорий — балта остасы. Йорт түбәләре такта белән ябылган, өйләрендә радиоалгыч та бар. Бер Марс кына әби тәрбиясендә. Әтисе Искәндәр үзенең улы Марсны ничә мәртәбә алырга килеп тә, Лукиянең туталары баланы бирмиләр. Ни өчен шулай эшләгәннәрдер, анысы билгесез... Аларның коймалары да читән, капка урынында да киртә генә әле... Ятим дип, үзен читкә тибәрмәсеннәр өчен дә, бәлки, усал булгандыр Марс. Ә бәлки әтисеннән мишәр ныклыгы күчкәндер. Янында әтисе булган малайларга да кыенга туры килә әле, ә монда сине ятимгә санап кагарга, сугарга гына торсыннар да, ничек усаллашмыйсың?!

Марс мәктәптә әйбәт укый. Укытучылары Сорур да малайның тырышлыгын күреп ала... Чукмарлы мәктәбенә йөргәндә дә укуга күңел бирә. Шунда укыган чагында, районкүләм чаңгы ярышларында беренче урынны ала. Марс җиде класс тәмамлагач, колхозда эшли башлый. Ат җигеп, кая кушсалар, шунда эшләп йөри. Рига түбәсенә, ат белән салам ташый. Ундүрт яшеннән атлы эштә йөрсә дә, үзен олыларча эшлекле тотарга тырышса да, үсмер үсмер инде — иртәләрен Сарман ягына укырга китүче яшьтәшләре артыннан каерылып-каерылып карап кала. Аңа салам төяшүче Лев дәдәй моны күреп-сизеп торгандыр, берсендә малайга киңәш бирә : «Бу синең эш түгел, укырга кирәк!». Шул сүз җитә кала, 1961 елның октябрь аенда инде Марс Сарман мәктәбенә бара...

Институт, армия, гаилә
...Марс авыл хуҗалыгы интситутына керү имтиханнарының беренчесен үк "5«легә тапшыра. Бер ел укыгач, Казахстанның Кызыл Орда өлкәсендәге «Байконур» космодромында сроклы хәрби хезмәт үтә. Өч ел сигез ай хезмәт иткән десантчы Марс старшина званиесендә авылга кайта. Район хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә алу бүлегенә инструктор булып урнаша. Шул ук елны «1 Май» колхозына спорт инструкторы һәм комсорг итеп билгелиләр... 1970 елны Азалак кызы Руфия белән өйләнешәләр. Ул бу елны Азалак Сабантуенда баш батыр кала. Бу аның, егерме өч яшьлек Наратасты егетенең, беренче мәртәбә мәйдан тотуы!

21 яшьлек килен... ир хатыны, килен буларак Наратастына кайтып ишектән кергән Руфиянең халәтен күз алдына китерергә тырышам. Өч пар күз, сынаулы карашлар, өйдәге каты тәртип, төгәллек.... Әле бер каенанага да яраулары, уртак тел табулары авыр. Ниләр эшләде икән әти-әнисенең күз нурыдай күреп, кадерләп үстергән кызлары?

«Кайтып керер идек. Дәү түти аша пешерә торган кәстрүлен алып куеп, тизрәк икенче кәстрүлгә я каз, яүрдәк, я сарык итеннән аш салып җибәрер. Аны, үзара «Руфия ризыгы» дип йөртерләр иде. Өйдә тәртип аларныкы иде, ә миңа бик әйбәт булдылар», — дип, ихтирам белән искә ала сабырлыгы бар килеш-килбәтенә чыккан Руфия ханым каенанасын да, иренең туталарын да. 

Марс 1969 елдан 1977 елга кадәр Азалак мәктәбендә география укыта. Диплом яклыйсы елны Мортамак мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Уку елы башланырга ярты ай вакыт калган. Ә Мортамакта әле аның, башлангыч классларны исәпкә алмаганда, укучылары гына түгел, мәктәбе дә юк. Мәктәп өчен колхоз идарәсе урнашкан бинаны бирәләр. Ничек итсәләр итәләр, мәктәпне ачалар. Марска дәүләт имтиханы тапшыру өчен, Казанга институтка китәргә туры килә, ә Руфия, ике бала белән, мичсез-нисез өйдә торып кала. Мәктәпне ачу мәшәкате артыннан чабып, үзләре яшәячәк өйне карарга вакыт җитми. Марс кайтканчы, хатыны Руфия һәм башка укытучылар мәктәпкә укучылар җыярга да өлгерәләр, үзләре яши торган өйгә мич тә чыгарылган була. 

Мортамакта 1977-1988 елларда — мәктәп директоры, партком секретаре булып эшли Марс. 1988 елны аны, эшне җайга салу өчен, Саклаубаш мәктәбенә билгелиләр. Партия кая кушса, җитәкче, сүзсез-нисез, шунда барырга тиеш заманалар!.. 

1994 елда Марс белән Руфия киңәшләшәләр дә, кызларының киләчәген уйлап, Түбән Кама шәһәренә күченәләр. Марс Федорович район мәгариф бүлеге методисты булып урнаша, Прости мәктәбендә директор була, шәһәрдәге гимназиядә укыта. Ә 2000-2017 елларда Түбән Камадагы 1нче төзәтү колониясе мәктәбе директоры булып эшли. «РСФСРның социалистик ярыш җиңүчесе» билгесенә ия булган Россия халык мәгарифе отличнигы Марс Федорович Егоров — үз гомеренең 50 елга якынын педагог һәм җитәкче хезмәтләренә багышлаган хөрмәтле шәхес. Аның уңышларында хатыны Руфия ханымның да өлеше зур.

Аның олы кызы Лилия дә әти-әнисе һөнәрен үз тормыш юлдашы итә. Бүгенге көндә Лилия Марсовна Әхмәтҗанова Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе булып эшли... Лилиянең сеңелесе Ландыш — Түбән Кама шәһәре статистика идарәсенең баш бухгалтер урынбасары.

Марс Егоровлар өе безнең балалар йортына — урам аша, чапрыш кына. Иртәнге җиләстә үк Руфия ханымның бакчада эшләвенә күз күнеккән инде. Аның ишегалды — гөлбакчадай, нинди генә чәчәкләр үсми. Чын бакчачы диләр аны Наратастында. Кыяры да иртә өлгерә, помидоры да кешенекенә караганда иртәрәк кызара. Узган җәйдә бакча помидорыннан, беренче булып, Руфия ханымнарда авыз иттем. Кунакчыл, сөйләшергә җан рәхәте кешеләр алар.

Нанратасты халкы авыл килене Руфия ханымга аерым хөрмәт белән карый. Туксан алты яшенә җитеп мәңгелеккә күчкән Лукия карчыкның көйсезлекләренә игътибар итмичә, аны зур сабырлык белән кадерләп тәрбия кылганы, чын килен хезмәте күрсәтә белгәне, олы җанлы булганы өчен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев