Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укытучы кулында – кешелек бәхете

Һәрбер кешенең, гаиләсеннән тыш, тормышында зур роль уйнаган, сабый чагында ук киләчәгенә юл күрсәткән, аны уңышларга канатландыр ган кешесе буладыр, дип уйлыйм. Үз тормышымда шундый кеше дип, мин үз укытучымны әйтер идем.

Тормышымда, хезмәтемдә олы үрнәк булган укытучым – Елизавета Ильина. Ни өчен үрнәк дип сорасагыз, язмышымны мәктәп белән бәйләүгә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булуыма сәбәпче ул. Аның укучылары арасында Татарстан язучылар берлеге әгъзасы шагыйрә Людмила Аланлы, Федотовка авыл җирлеге башлыгы, башлангыч класслар укытучысы Валентина Павлова, мәктәбебез директоры, шулай ук, укытучы Валентина Кириллова, Лениногорск шәһәрендәге туган тел укытучылары Людмила Осипова һәм Валентина Закирова, авылдагы балалар бакчасы тәрбиячесе, укытучы Лилия Григорьева кебек, авылдашлар һәм халык ихтирамына лаек булган кешеләр бар. Елизавета Ивановнаның олы кызы Алёна да тормышта үз әнисе юлын сайлаган, ул – татар теле укытучысы.

Федотовка авылында гомер кичерүче Елизавета Ивановна кырык елдан артык мәктәпнең урта һәм өлкән класс укучыларына рус теле һәм әдәбияты укыта. Авыл халкы, укучылар, хезмәттәшләре аны хөрмәт итәләр, һәрдаим киңәш сорап киләләр.

Укытучының эш нәтиҗәсе укучы эшчәнлегендә чагыла. Елизавета Ивановна укыткан укучылар рус теленнән төп дәүләт имтиханнарында гел югары нәтиҗәләр генә күрсәтәләр, татар теле буенча республика күләмендәге олимпиадада район дәрәҗәсен яклыйлар. Үзе дә укучыларыннан калышмый: ул – “Иң яхшы укытучы” грантына ия булган I категорияле методист-укытучы, Россиянең һәм Татарстанның мактау грамоталары белән бүләкләнгән хезмәт ветераны. Елизавета апа минем класс җитәкчем дә иде. Ул безнең классны җитәкләгәндәге 5 ел кызыклы чаралар, конкурсларга күмелеп үтте: Халыкара туган тел көне, шигърият бәйрәме, Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Салих Сәйдәшев туган көннәрен үткәрү, дәресләрдән соң стенгазеталар чыгару, класс белән походларга бару, балалар гәҗитләренә мәктәп тормышы турында мәкаләләр язу, спектакльләр кую мәктәбебез традициясенә әверелде. 9нчы класста укыганда район олимпиадасында татар әдәбиятыннан призлы урын алуым, “Сабантуй” газетасы үткәргән “Каурый каләм” конкурсында 3 ел рәттән җиңеп, Казанда чыгыш ясавым, күп кенә татар язучылары белән аралашып кайтуым, район һәм республика матбугатында шигырьләрем басылуы – болар барысы да Лиза апаның минем күңелемә китапка, телгә, әдәбиятыбызга карата мәхәббәт орлыкларын салуы нәтиҗәсе.

Укуымны тәмамлап, туган мәктәбемдә эшли башлаганда, Елизавета Ивановна төпле киңәшләре белән ярдәм кулы сузды. Әле һаман да булышуын сорап, аның янына киләм.

Үз укучыларыма татар теле дәресләре белән кергәндә, мин гел остазым Елизавета Ивановнаны күз алдыма китереп, хезмәтемә иҗади якын килергә, дәресләрне аның кебек оста итеп үткәрергә, аңа охшарга тырышам.

Маргарита СТЕПАНОВА,

Лениногорск районының Федотовка мәктәбе директоры урынбасары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев