Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укучылар Гөргөри кияүләрен күреп кайтканнар

Галиәсгар Камал исемендәге театр яшь тамашачыларны керәшен фольклоры белән таныштыручы спектакльгә җыйды.

22 ноябрь көнне бер төркем укучылар Казан шәһәрендә экскурсиядә булып, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Гөргөри кияүләре” спектаклен карап кайтканнар. Алар – әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең һәм Чирмешән лицееның 8 сыйныф укучылары.

Иң элек, укучылар башкалабызның истәлекле урыннарында булганнар. Кичке Казанның матурлыгына сокланып, Кабан күле, Болак елгасы буенда йөргәннәр. Аннан, шушы искиткеч пейзаж кочагындагы Камал театрына 1995 елдан бирле сәхнәдән төшми уйнала торган тамашага кергәннәр. 

– Керәшеннәр фольклорына нигезләнгән бу җырлы-биюле тамаша барыбызның да күңеленә хуш килде. Актерлар уйнавын укучылар кызыксынып, аңлап карап утырдылар. Икенче көнне әлеге әсәр буенча фикер алыштылар, пьесада чагылыш тапкан керәшен сөйләме, йола-гадәтләре, милли киемнәре, фольклоры турында күп мәгълүмат тупладылар, – дип уртаклашты балаларны алып килгән укытучылары.

 

Фото: МБОУ "Черемшанский лицей", Миляуша Котбиева, МБОУ Базарно - Матакская гимназия 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев