Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укучыларыбыз игътибарына!

2018 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе башланып китте. Шушы уңайдан, редакциябезгә сорау хатлары килә башлады. Алар арасында ни өчен газетабызның бер-ике атнага соңарып килүе һәм Россиянең башка төбәкләрендә "Туганайлар"га язылып булмавы турындагылары да бар. Укучыларыбызга газетабыз аша җавап бирәбез.

"Туганайлар" газетасы һәр айның икенче һәм дүртенче атнасының четверг көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең "Глагол" типографиясендә басыла. Четверт, типографиядән чыкканнан соң, газета Чаллының сортировкасына килә, аннан Казанга җибәрелә. Башкалада "Идел-пресс" эскпедированиесенә эләккәнче, Столбищедагы логистик посылкалар үзәгенә килә. Әлеге үзәк газетаны Казан шәһәренең Привокзальная, 1 адресы буенча урнашкан үзәккә җибәрә. Шуннан соң гына, шимбә көнне газетабыз "Идел-пресс" типографиясенә килеп җитә. Ял көннәрендә цехта ятып, понедельник көнне районнарга җибәрелә. Авылларда "Туганайлар"ны, район үзәкләреннән ераклыгына һәм почта бүлекләренең эшләү көннәренә карап, среда, четверг, пятница көннәрендә генә тараталар. Шулай итеп, газетабыз бер-ике атна яраткан укучысына килеп җитә алмый. Бу хәл әзер газетаны үзе дә 5 көннән соң гына алучы редакция коллективын да бик борчый. Газетаны бастыруны Казанга күчерү мәсьәләсен редакция "Татмедиа" җитәкчелеге алдына ел башында ук куйган иде инде. Бу мәсьәлә тиздән уңай хәл ителер, дип көтәбез.

2017 елның икенче яртыеллыгыннан Россия каталогына керүдән баш тарттык. Чит төбәкләрдә подписчикларыбыз аз булу сәбәпле, каталогта калу редакциягә кыйммәткә төшә. Татарстаннан читтә яшәүчеләргә электрон подписка тәкъдим итәбез. Моның өчен редакциянең электрон почтасына (tuganaylar@yandex.ru) заявка җибәрергә кирәк. Газетаның электрон форматын электрон почта аркылы чыккан көнне үк подписчикларга җибәреләчәк. Электрон подписчиклар өчен газетаның бәясе аена 50 сум булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев