Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уңган киленнәргә Яңа ел табынына: тавык салаты

Туклыклы һәм бик тә тәмле тавык салаты тәкъдим итәбез

Аны ясау өчен, тавык ите (300 грамм),  пешкән кишер (1-2 данә), каты сыр (150 г.), маринадланган кыяр (4-5 данә), пешкән күкәй (3-4 данә), гранат (1 данә) һәм майонез алабыз.

Тавык итен пешерәбез. Суынгач, вак итеп турыйбыз. Кыярны шакмаклап, вак кына итеп турыйбыз. Кишерне пешереп чистартабыз һәм зур тишекле кыргычтан үткәрәбез. Күкәйнең агын сарысыннан аерып,  сыр белән бергә кыргычта уабыз.   Салат савытына,  беренче катлам итеп, тавык ите салабыз. Өстенә тигез итеп кыяр җәябез дә,   майонез сылыйбыз. Өченче катлам итеп, кишер салына. Аның өстенә дә майонез сылана. Дүртенче катлам – күкәй сарысы белән катыштырылган сыр. Иң өскә – күкәй агы һәм майонез. Салатны гранат төше белән бизибез.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев