Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Түздем! Тешем кысып түздем! Үз күзләрем күрде җиңүне..."

Зәй районы Югары Мәлем сигезьеллык мәктәбендә мәгариф отличнигы, сугыш ветераны – Петр Абрамовны искә алдылар

Мәктәп директорының тәрбия эшләре буена урынбасары Гүзәлия Батькова аңа багышлап шигырь юллары да язган.

“Бабаема багышлап язган шигырь бик ошады, йөрәккә үтеп керде, күзләр яшьләнде. Ул кичәгә үзенчәлек өстәде”, – дип язды оныгы Светлана Абрамова.

Гөрләвекләр ага урамнан...

Тамчы-тамчы яңгыр сибәли,

Яз кояшы никтер югалган.

Кар суларын барысын бергә җыеп

Гөрләвекләр ага урамнан.

 

Кара карга йөри кәперәеп,

Чыпчыклар да чыр-чу сайраша.

Май ае – нинди гаҗәеп ай!

Карап торсаң күзләр камаша!

 

Бар дөньясы килә җанланып!..

Бүген генә кояш югалган,

Елаган күк яңгыр сибәли,

Гөрләвекләр ага урамнан.

 

Гүр иясе булды бүген ул,

Ашмый калды картның теләге –

Алмагачлар чәчәк атар көнне

Көтә иде аның йөрәге...

 

Түзмәде бит сугыш ярасы,

Язлар белән үзен сиздерде.

Алмагачлар чәчәк атмый калды,

Хыялларын картның җимерде.

 

Ятагында кичә уйлап ятты,

Гомер юлын күздән кичерде.

Хатыны Софья кичен кереп

Аңа кайнар чәйләр эчерде.

 

Балалары һәрчак яннарында –

Алты бала алар үстерде.

Уллар, кызлар – төрлесе-төрле якта,

Аталары булды кадерле.

 

Кичә кичен ике күрше бергә

Чәй эчтеләр ак мич янында.

Җылы керде бераз Петр картның

Суынырга торган җанына.

 

Нинди яңалыклар булган көн буена –

Күршесе гел чәчми сөйләде.

Алма бакчасына карап торган

Тәрәз күгәннәрен көйләде.

 

Ә Петр карт күз яшьләре аша

Күршесеннән күзен алмады.

- Әйдә, күрше, тыңла әле, – диеп

Сөйләп китте Берлин алганны.

 

Аягымны алган Берлин ла ул

Сөйләмичә түзми йөрәгем.

Йөз кат ишетсәң дә, тыңла, күршем,

Син булмасаң кемгә сөйләрмен?

 

Снайпер идем, ләгънәт фашистларның

Котын ала идем берүзем.

Командир да үртәп әйтә иде:

"Бөркетнеке мәллә ул күзең?"

 

Туган илне, йортны сагындык

Ике рота очрашкан чакта.

Сагынудан аерыла алмый тордык

Ике туган кайнар кочакта.

 

Снайпер диеп күтәреп йөрттеләр.

Һәр сугышта идем беренче.

Меңләп фашист атып үтереп кенә

Бетереп булмый икән ул үчне.

 

Һәр биеклек өчен көрәш барды.

Күп дусларым һәлак булдылар.

Дуслар өчен булган үч һәм нәфрәт

Янә ялкын өстәп тордылар.

 

Кырык бишнең апрель айларында

Мин үземә урын тапмадым.

Бөтен илем өчен фашистларга

Үч ялкынын һаман сакладым.

 

Җитте май да, күңел җиңү сизә,

Җиңү якын, җиңү биредә.

Тик бер көнне фашист аткан пуля

Кереп калды аяк эченә.

 

Түздем... Түздем! Тешем кысып түздем!

Үз күзләрем күрде җиңүне.

Насыйп булды күпме юллар үтеп

Җиңү көнен миңа күрүне.

 

Кайткан чакта мине алмагачлар

Чәчәк атып каршы алдылар.

Сандугачлар һәм күктә тургайлар

Җырлый-җырлый озатып бардылар.

 

Тик җәрәхәт – фашист пулясы

Йөрәк ярасына әйләнде.

Салды ул ятакка Берлиннарны

Урап кайткан батыр адәмне.

 

Әле ярый, Софья, сөйгән яры,

Ташламады бәгыре Петрны.

Хатыныннан уңды Петр Гаврилович.

Күрде хөрмәт, назны, кадерне.

 

Ел артыннан еллар үтә торды.

Балалар да буйга җиттеләр.

Авырлыклар күргән әтиләренә

Алар һәрчак ярдәм иттеләр.

 

- Ярый, күрше, чыгам инде, бик соң.

Иртәгә кич тагын керермен.

- Кер иртән үк, күрше, кичен керсәң

Ул вакытка бәлки үлермен.

 

Күршесе инде күп ишетте

Күршесенең "үләм" сүзләрен

Игътибар да шуңа итмәгәндер

Күршесенең бәгърен өзгәнен.

 

Гүр иясе булды инде Петр.

Ашмый калды аның теләге.

Алма бакчасына карап торган

Шыгырдыйдыр тәрәз күгәне...

 

Ялгыз калды, орден-медальләре,

Сугыш яралары калдылар.

Сөйгән Софьясы ялгыз калды

Балалары әтисез калдылар.

 

Кояш качкан болыт арасына

Кайгыданмы кереп югалган.

Җир өстеннән гөнаһларны юып

Гөрләвекләр ага урамнан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев