Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тынгысыз йөрәкле карендәшебез Татьяна Миронова

Укучыларыбызны Югары Багражның тагын бер талантлы шәхесе белән таныштырабыз

Авыл мәдәният йортына директор итеп билгеләнгәч тә, мине авылның күп кенә өлкән яшьтәге кешесе үз канаты астына алды. Беренче көннән үк миңа ярдәм кулларын суздылар: чараларда катнаштылар, мине - татар кызын, керәшен халкының борынгы йолалары, җырлары, гадәтләре белән таныштырдылар. Шуларның берсе – тынгысыз йөрәкле, ярдәмчел, күпкырлы талант иясе Татьяна Семеновна Миронова. Без аны яратып, хөрмәтләп “Татьянаттей”, дип йөртәбез.
Татьяна Семеновна 1954 елның 1 гыйнварында Югары Баграж авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә.Туган авылында унъеллык мәктәпне тәмамлап, Казан шәһәренең радиокомпонентлар заводына эшкә урнаша.

Ике еллап эшләгәч, училищега укырга керә, аннан “мастер-овощевод” һөнәре алып чыгып, Яшел Үзән районының “Майский” совхозында эшли.

1976 елда Чаллы шәһәренә кайтып урнаша. КАМАЗның кою заводында 20 елдан артык хезмәт куя.

Ямаш Игәнәй редакторлыгында "Керәшен сүзе" газетасында Татьянаттейнең язмалары чыга башлый. Соңыннан "Туганайлар" газетасында язмалары еш дөнья күрә.


1997 елда тормышка чыгып, гаиләсе белән Минзәлә районында яшиләр. Туган авылы Югары Багражга алар 2013 елда кайтып төпләнәләр. Татьяна Семеновна мәдәният йортында үткән барлык чараларда да катнаша, шигырьләр яза, матур итеп җырлый; мәдәният хезмәткәрләренә керәшен халкының борынгы җырларын, йолаларын халыкка, яшь буынга җиткерүдә зур ярдәм күрсәтә. Ул – мәдәният йорты каршында эшләүче “Шигъри мизгелләр” һәвәскәрләр берләшмәсе әгъзасы да. Аның төрле темаларга язылган шигырьләре бар. Аларның күпчелеге туган төбәгенә, туган авылы Югары Багражга, аның искиткеч матур табигатенә багышланган.

Гөлшат Хрипунова,
Югары Баграж мәдәният йорты директоры.

Укучыларыбызны да Татьяна Миронованың Зәйгә багышлап язган шигыре белән таныштырабыз.
Зәй, Зәем, Зәй генәм!

Зәй, Зәем, Зәй генәм,
Телим сиңа гел генә
Теләкләрнең олысын,
Уңышларның зурысын.
Яшең белән бер очтан
Дәрәҗәңнең артуын,
Синдәй ямьле Зәемне
Халкыңның яратуын.
Зур планнар корасың,
Эшләп кенә торасың.
Төрле якка борасың –
Юл чатында торасың.
Хезмәт куйгач, эш аралый,
Бәйрәмнәр дә итәсең.
Кайсы төбәк бәйрәме
Питрауга җитә соң!
Синең белән бергә без
Хыялларны бәйлибез.
Кендек каны тамганга,
Синең белән бәйле без.
Хезмәттә дә, спортта да
Батырларың күп синең.
Дәрәҗәле кешеләрдә
Саклана тыйнак исемең.
Чәчәкләр кебек халкың да -
Төрле, тату, дус, матур.
Яктыртып дөньяларга,
Нурлар сибеп, балкып тор.
Чисталык буенча да,
Яшеллек буенча да,
Бирешмисең башкаларга,
Безгә син - Баш Кала да.
Киләчәккә маяк бул,
Усаллыкка таяк бул,
Таяну ноктасы бул,
Шәһәрләр остазы бул!

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев