Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тыл ветераны Лев Ермолаевны Зәйнең Әлмәндәре, дип йөртәләр

Гомер буе физика укыткан, мәктәп директоры булып эшләгән Лев Ермолаев 91 яшендә дә үзенең яраткан эше белән шөгыльләнә.

Зәйнең “Радость” үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Россия халыкларының мәдәни мирас елы уңаеннан өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүдә инновацион технологияләр – реабилитация ялы гамәлгә ашырыла. Бу – “Демография” илкүләм проектының озак вакытлы тәрбия системасының социаль пакетына кертелгән социаль-тернәкләндерү чараларының бер формасы.

Социаль хезмәт алучылар арасында кул эшләренә оста кешеләр күп. Аларның күбесе өлкән яшьтә булуларына карамастан, әле дә бик теләп яраткан эшләре белән шөгыльләнә. Шундыйларның берсе - Түбән Биш авылыннан тыл ветераны Лев Ермолаев. Лев Яковлевичка 14 сентябрьдә 92 яшь тулачак.

Ветеранның иң яраткан шөгыле – агачтан әйберләр ясау. Йортындагы күп кенә җиһазлар аның үз куллары белән ясалган: буфет, комод, күпсанлы чәчәк савытлары, эскәмияләр, урындыклар. Өенең тәрәзәләрен үзе ясаган кашагалары бизи. Өй түрендә төрле зурлыктагы сәгатьләр, картиналар урын алган. Аларның һәрберсенә агачтан аслыклар эшләп куйган.

Быелгы җәйдә Лев Ермолаев зур гаиләнең һәр әгъзасы – балалары, оныкларына махсус кечкенә урындыклар ясый. Урындыклар әзер булгач, һәрберсенә атап, исемнәрен яза. Күп нәрсәне ул үзе башкара, шулай бүләк итәсе урындыкларны кемнәргә бирәчәкләр – шуның исемлеген төзегәннәр, бергәләп әзер эшләнмәләрне киптерәләр.

Ашыгып эшләми, үзе дә чыштыр-пыштыр эшләгәнне җене сөйми. "Бөтен җирдә тәртип булсын. Төгәллекне яратам. Эштән куркырга кирәкми", – ди ул. Кешеләргә заказга эшләми. Барысын да бүләккә өләшә.

- Гомер буе физика укыткан, мәктәп директоры булып эшләгән Лев Яковлевичның агач белән дуслыгы яшьлектән килә. 90 яшьтән узса да, күз тимәсен, егетләр кебек әле үзе. Яшьлегендә үзен спортның күп төрләрендә сынап караган. Гомерендә бер тәмәке дә тартмаган. Яшь калуының серен тормышны, кешеләрне яратудан күрә. Кеше гозерен беркайчан да кире какмаган ул. Гел ярдәм итеп яшәргә тырышкан, - ди үзәкнең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Елена Горшенина.

Хәзер ветеран өеннән чыгып йөрми, ләкин зиратны тәртиптә тотар өчен авылдашлары белән өмәләр оештыра. Дөнья яңалыкларын күзәтеп бара.

 

Клара Ермолаева, Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев