Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туым Жондозы”ның Казан сайлап алу этабы узды - фоторепортаж

Сайлап алу турында барлыгы 12 конкурсант чыгыш ясады

15 декабрь көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында XI “Туым жондозы” – “Рождественская звезда” россиякүләм керәшен җыруын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең чираттагы сайлап алу этабы узды. Конкурста Биектау, Балык Бистәсе, Питрәч районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәреннән килгән балалар чыгыш ясадылар.

Казан зонасында жюри членнары нибары 12 номер карады. Иң аз конкурсантлар Яр Чаллы һәм Биектау районыннан булды. Иң күп конкурсантларны Балык Бистәсе әзерләгән иде. Бу район исеменнән барлыгы 6 номер тәкъдим ителде.

Конкурсантларның чыгышлары тәмамланганнан соң, жюри члены "Бәрмәнчек" ансамбленең художество җитәкчесе Эльмира Кашапова һәрбер катнашучыга номеры буенча киңәшләр бирде, һәркемне дә сәхнәдә  кыю булырга өндәде.

Жюри рәисе  Казан дәүләт консерваториясе доценты, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров та конкурсантларга теләкләрен белдерде. "Быелгы фестиваль безгә жанрлар ягыннан тагын да киңәергә кирәк икәнен күрсәтте. Мәсәлән, Владислав Агапов керәшен көйләрен заманча эшләнештә гармунда, баянда уйнап күрсәтте. Безнең яшьләребез арасында иҗат итүчеләр бар. Димәк, без халык көйләрен генә өйрәнү түгел, әле яңа җырлар иҗат итәргә дә сәләтле. Татарстан композиторлар берлегендә керәшен композиторлары юк. Без үзебезнең иҗатыбызны яңача да күрсәтергә тиеш ", - дип сөйләде ул. Әлеге зонада Геннадий Макаров үзе дә ике ансамбль әзерләгән иде.

Шулай итеп, "Туым Җондозы"ның Казан зонасы этабында Казан шәһәреннән "Бәрәкәт" (Фольклор-инструменталь ансамбль"), Татьяна Ефремова ("Этник вокал"), Балык Бистәсеннән "Йолдызчык" ("Фольклор-этнографик коллектив"), "Алан" ("Фольклор-этнографик коллектив"), Азат Малов ("Фольклор-эстрада вокалы"), Эльза Гордеева ("Этник вокал"), Биектаудан Амелия Феофанова ("Фольклор-эстрада вокалы"), Динә Шәгиева ("Халык вокалы"), Яр Чаллыдан Владислав Агапов ("Халык уен коралларында уйнаучы") беренче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. Икенче дәрәҗә дипломнар Фольклорный ансамбль номинациясендә Питрәчтән "Сәяр" ансамбле,"Этника-халык уен кораллары ансамбле" номинациясе буенча "Балтырган" ансамбле алды. Балык Бистәсеннән Вероника Степановага ("Халык вокалы") һәм Аделина Архиповага ("Фольклор-эстарда вокалы") өченче дәрәҗә дипломнарнар бирелде.

Киләсе зона сайлап алу этабы 20 декабрьдә Кайбчы районында узачак.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев